Минзәлә
  • Рус Тат
  • 1 апрель – Көлке көне

    Минтимер ГАЗЕТДИНОВ Ир һәм хатын Яратам дисең дә мине, Яратып бетерә алмыйсың. Эш кушасың, кычкырасың - Күңелемне аңламыйсың. Ярату алай булмый ул, Ярата белмисең син. Эштән кайткан кешене Каршы ала белмисең. Ягымлы сүзләрең белән Каршы алырга кирәк. Нинди авырлык булса да Түзеп торырга кирәк. Акырасың, бакырасың, Бер сүз әйтә белмисең,...

    Минтимер ГАЗЕТДИНОВ

    Ир һәм хатын

    Яратам дисең дә мине,

    Яратып бетерә алмыйсың.

    Эш кушасың, кычкырасың -

    Күңелемне аңламыйсың.

    Ярату алай булмый ул,

    Ярата белмисең син.

    Эштән кайткан кешене

    Каршы ала белмисең.

    Ягымлы сүзләрең белән

    Каршы алырга кирәк.

    Нинди авырлык булса да

    Түзеп торырга кирәк.

    Акырасың, бакырасың,

    Бер сүз әйтә белмисең,

    Үзеңне өстен күреп

    Нигә мине тиргисең.

    Эшләр авыр булсалар да,

    Җиңел эшләргә кирәк.

    Авыр эшне җиңел иткәч

    Ул безнең уртак теләк.

    Фарит МИРГАЛИМОВ

    Көлке көне

    Хәтер шәп дип мактаналмыйм,

    Оныткалыйм шул кайчак.

    Ә беренче апрель көнне

    Алданганым бар байтак.

    Мунчага дип кыстый берсе,

    Кызуы да җитәрлек.

    Төшәм агай урам буйлап

    Пиннек, комган күтәреп.

    "Рәхәтләнеп юынырмын

    Ләүкәсендә сузылып".

    Барып керсәм, идәндәге

    Сулар каткан боз булып.

    Туган көнгә алдап дәшү

    Ачты йөрәк ярамны.

    Ышануым теркелдәтте

    Бишь чакрымлап араны.

    Капкаларын көчкә ачтым,

    Ишегендә - зур йозак.

    Эчтән генә хуҗаларын

    Сүктем борычлап, тозлап.

    Мондый хәлләр кабатланмас

    Мин дә җитмеш яшемдә.

    Календарьда көлке көнен

    Буяп куйдым яшелгә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: