Минзәлә
  • Рус Тат
  • Алия Гыйльметдинова - Шуарга өйрәндем!

    Киттек беркөн әти белән, Тимераяклар асып. Шугалагы шундый шома - Булмый аякка басып. Әти көлә: "Шугалак ул Шома булырга тиеш. Әйдә, киен аягыңа, Син өйрәнергә тиеш!" Шулай курка-курка гына, Киттем мин бозга кереп. Аякларым тыңламыйлар, Ә әти тора көлеп. Бар дусларым бөтерелеп, Матур итеп шуалар. Мин шуалмыйм, күз яшьләрем Битләремне...

    Киттек беркөн әти белән,

    Тимераяклар асып.

    Шугалагы шундый шома -

    Булмый аякка басып.

    Әти көлә: "Шугалак ул

    Шома булырга тиеш.

    Әйдә, киен аягыңа,

    Син өйрәнергә тиеш!"

    Шулай курка-курка гына,

    Киттем мин бозга кереп.

    Аякларым тыңламыйлар,

    Ә әти тора көлеп.

    Бар дусларым бөтерелеп,

    Матур итеп шуалар.

    Мин шуалмыйм, күз яшьләрем

    Битләремне юалар.

    Шулчак тойдым иңнәремдә,

    Әтинең көчле кулын.

    "Әйдә, шуарга өйрәтәм,

    Син булдырасың, кызым!"

    Тотты да ул кулларымнан,

    Киттек икәүләп шуып.

    Янда әтием булганда,

    Җилләр тоталмас куып.

    Яндым-пештем, битем- уттай,

    Күңелдән шатлык ургый.

    Эчемдәге куанычны

    Тоткарлап-тыеп булмый.

    Мин дә шуарга өйрәндем

    Нәкъ иптәшләрем кебек.

    Хәзер инде, болай булгач,

    Өйгә дә тормам кереп.

    Син дә куркып торма, әйдә,

    Һөнәрләреңне арттыр!

    Спорт белән шөгыльләнсәң,

    Көчең һәм рухың артыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: