Минзәлә
  • Рус Тат
  • Азат Марданов - "Көтәм сине, әти"

    Фатыйхасын алып әниемнең Ерак юлга чыгып китәсең. Дога белән шулай озатканда Исән-имин кайтып җитәсең. Көтәм сине, әти, көтәм сине, Сак була күр инде юлларда. Сак була күр инде юлларда шул, Бәхетебез синең кулларда. Тәрәзәдән алмый балаларың Өмет белән тулган күзләрен. Күңелләргә бирә ышанычлар Кайтам дигән рәхәт сүзләрең. Хәерле юл теләп...

    Фатыйхасын алып әниемнең

    Ерак юлга чыгып китәсең.

    Дога белән шулай озатканда

    Исән-имин кайтып җитәсең.

    Көтәм сине, әти, көтәм сине,

    Сак була күр инде юлларда.

    Сак була күр инде юлларда шул,

    Бәхетебез синең кулларда.

    Тәрәзәдән алмый балаларың

    Өмет белән тулган күзләрен.

    Күңелләргә бирә ышанычлар

    Кайтам дигән рәхәт сүзләрең.

    Хәерле юл теләп озатабыз,

    Хәвеф-хәтәр урап үтсеннәр.

    Юлда йөргән әтиләрне һәрчак

    Газизләре өйдә көтсеннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: