Минзәлә
  • Рус Тат
  • Борис Христофоровның шигыре

    Мин күренекле кеше түгел Тарих битләрендә каласы Урам туфрагында искән Гап-гади бер мәктәп баласы Соң тусам да соңга калмадым мин Һич үпкәм юк тигән өлешкә Кар сулары сугардылар чабаталы аякларны Ач-ялангач яп-яшь килеш тә. Соң тусам да соңга калмадым мин Нужа иртә салды ияреп. Кем уйлаган бездәй сабыйларга Кәлҗәмәле еллар...

    Мин күренекле кеше түгел

    Тарих битләрендә каласы

    Урам туфрагында искән

    Гап-гади бер мәктәп баласы

    Соң тусам да соңга калмадым мин

    Һич үпкәм юк тигән өлешкә

    Кар сулары сугардылар чабаталы аякларны

    Ач-ялангач яп-яшь килеш тә.

    Соң тусам да соңга калмадым мин

    Нужа иртә салды ияреп.

    Кем уйлаган бездәй сабыйларга

    Кәлҗәмәле еллар тиярен.

    Соң тусам да соңга калмадым мин

    Тормыш колаклардан тартып үстерде.

    Бу дөньяның кәлҗәмәсен юасын да

    Туяр-туймас авыз иттерде.

    Соң тусам да соңга калмадым мин

    Үгез җигәргә өлгердем.

    Яңа чыгып килгән мыегымны

    Табаларда бодай курганда көйдердем.

    Соң тусам да соңга калмадым мин

    Бик вакытлы килдем бу җиргә.

    Арыш ипие түгел, алабута ипие

    Тиде безнең дәвер безнең буынга.

    Соң тусам да соңга калмадым мин

    Күп сөйрәдем бәләкәй чана-арбаны.

    Шулай да кул аякларым

    Шушы юлда туктап калмады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: