Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Бәсле көн

Бәсләр сарган агач ботагына,

Күңелләрне назлап иркәли.

Табигатьтә тынлык, шундый

матур,

Талгын гына җиле искәли.

Бәсле көндә үзгә бер

матурлык,

Карап торсаң күзләр камаша.

Кыш салкыны сизелми дә

кебек,

Бәс аклыгы күккә тоташа.

Бәс яктысын өсти киң җиһанга,

Күңел тартыла шушы яктыга.

Кыш аеның шушы бәсле көнен,

Ямьгә төреп кояш та чыга.

Кыш көненең матурлыгы бик

күп,

Бер мизгеле аның бәсле көн.

Табигатьнең шушы аклыгында

Тоя үзен һәр кеше иркен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев