Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Фәрит Миргалимов – “Ана”

Матур гына рәхәт яшәгәндә Авыр кайгы басты гаиләмне. Зыяратта бер кабернең өстен Каплап алды чәчәк бәйләме. Кыска булды гомере хатынымның, Утыз дүрт ел гына яшәде. Авыр чирдән яшьли вафат булды, Җир куенына иңде җәсәде. Бер канаты сынган, ятим булып Нарасыем калды анадан. Авыр кызга, башка аның өчен Кояш чыкмас кебек...

Матур гына рәхәт яшәгәндә

Авыр кайгы басты гаиләмне.

Зыяратта бер кабернең өстен

Каплап алды чәчәк бәйләме.

Кыска булды гомере хатынымның,

Утыз дүрт ел гына яшәде.

Авыр чирдән яшьли вафат булды,

Җир куенына иңде җәсәде.

Бер канаты сынган, ятим булып

Нарасыем калды анадан.

Авыр кызга, башка аның өчен

Кояш чыкмас кебек яңадан.

Яхшы нурлар сипкән кояш кебек

Яшь анасы керде бер мәлне.

Кара кайгы шулай сүнә барды

Нур биләде безнең бүлмәне.

Якын итте кызны яңа ана

Үз нарасыедай яратты.

Ияләште бик тиз анасына-

Гүя аңа кабат таң атты.

Онытылды кызның ятимлеге,

Яшь анасы бигрәк тә булган.

Аркасыннан сөеп йоклата да,

Үбеп уята ул йокыдан.

Сүзләр белән әйтеп бетергесез

Биргән тәрбиясен ананың.

Үзендәге җан җылысын бирде-

Күңле кителмәсен баланың.

Күкрәгенә кысып чын күңелдән

Килде һәрчак кызны назласы.

Кыз сыена ана куенына

Әйтерсең лә былбыл баласы.

Мәктәбендә "ана" темасына

Яздырганнар сочинение.

Чакырдылар ата-аналарны-

Ничек бармый түзәсең инде.

Бардык. Чират җитте кызга,

Укый башлады ул язганын.

Тулды күңел, һич тә тыеп булмый

Күздән кайнар яшьнең тамганын.

"Мин әниемне өзелеп яратамын,

Мөкәррәмә исеме аның.

Андый ана юк дөньяда башка,

Минем өчен бирә ул җанын".

Каян килә шундый мәрхәмәтлек,

Игътибарлык бала күңеленә.

Укып бетерә алмый үз язмасын,

Яшь тыгыла аның күзенә.

Ихтирамлык, җан җылысын бирү,

Шуның нәтиҗәсе биредә.

Балаларда булган матур сыйфат,

Ана тарафыннан бирелә.

Күркәм сыйфатларын башкаларга

Үрнәк итеп куя аламын.

Картлык көндә тәрбиясен күрү

Насыйп итсен шушы балаңның.

Кылган барлык изгелеге өчен

Хатынымны яратам, сөям.

Уң кулымны күкрәгемә куеп,

Түбәнчелек белән баш иям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев