Минзәлә
  • Рус Тат
  • Фәрит Миргалимов - "Әнкәм догасы"

    Кайтып киләм әле авылыма, Урамнары көтә торгандыр. Онытты дип газиз әнкәемнең Күзләре яшь белән тулгандыр. Менә-менә кайтып керер диеп, Тәрәзәдән күзен алмыйдыр. Кайнар шәңгәләрен мичтән алып Ничәнче кат манчып майлыйдыр. Сизенгәнме минем кайтыр көнне, Самоварын куйган яңартып. Үзем дә бик сагынганмын икән, Ашыгамын, кайтам җан атып. Өйдә тәртип, пөхтә җыештырган,...

    Кайтып киләм әле авылыма,

    Урамнары көтә торгандыр.

    Онытты дип газиз әнкәемнең

    Күзләре яшь белән тулгандыр.

    Менә-менә кайтып керер диеп,

    Тәрәзәдән күзен алмыйдыр.

    Кайнар шәңгәләрен мичтән алып

    Ничәнче кат манчып майлыйдыр.

    Сизенгәнме минем кайтыр көнне,

    Самоварын куйган яңартып.

    Үзем дә бик сагынганмын икән,

    Ашыгамын, кайтам җан атып.

    Өйдә тәртип, пөхтә җыештырган,

    Урынында орчык, бишинәң.

    өс-башына затлы кием кигән,

    Ким булмаска диптер кешедән.

    Газиз анам, туган йорт, каралтым

    Хәтеремнән һич юк чыгасы.

    Йөз, мең төрле бәла-казалардан

    Алып кала әнкәм догасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: