Минзәлә
  • Рус Тат
  • Фәйзи Хуҗин - Кышкы иртә

    Гүя, Яңа елны котлагандай, Уйный-уйный ява ап-ак кар6 Бөтерелеп төшкән ул карларда Сихри көч тә тоям, моң да бар. Бу иртәдә әнә бөтен авыл Баштанаяк акка киенгән. Көянтәсен асып, бер сылукай Суга чыгып килә өеннән. Каен кызлары да көязләнеп, Челтәр шәлен иңгә ябынган. Назлы юкәләре нинди гүзәл: Таңнан торып кершән...

    Гүя, Яңа елны котлагандай,

    Уйный-уйный ява ап-ак кар6

    Бөтерелеп төшкән ул карларда

    Сихри көч тә тоям, моң да бар.

    Бу иртәдә әнә бөтен авыл

    Баштанаяк акка киенгән.

    Көянтәсен асып, бер сылукай

    Суга чыгып килә өеннән.

    Каен кызлары да көязләнеп,

    Челтәр шәлен иңгә ябынган.

    Назлы юкәләре нинди гүзәл:

    Таңнан торып кершән ягынган!

    Мин һич туймый күзлим шушы җирне,

    Олы да ул, изге, нинди пакъ!

    Сагышларга салыр әгәр китсәң,

    Гафу итмәс сине туган як.

    Ташлап китә алмыйм мин бу җирне,

    Хәтта уйлар монда канатлы.

    Авылымның шушы ак кышларын

    Гомерлеккә күңелем яратты!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: