Минзәлә
  • Рус Тат
  • Гөлсинә Фәсхетдинова шигыре

    Мамык карлар ява, ап-ак карлар, Карларны мин көтеп каламын. Ак бәхетләр эзли-эзли Пәкъ карларга эзем саламын. Ак карларым, пәкъ карларым Сез бит кышлар бизәге. Күңел моңнарым тибрәнде, Яңа көйләр көйләде. Тибрәнә күңелдә җырлар, Яңа шигырьләр туа. Акка төренгән яшьлегем Хәзер дә сөенә кебек шуңа. Ак каларым мин бит сезгә Зур...

    Мамык карлар ява, ап-ак карлар,

    Карларны мин көтеп каламын.

    Ак бәхетләр эзли-эзли

    Пәкъ карларга эзем саламын.

    Ак карларым, пәкъ карларым

    Сез бит кышлар бизәге.

    Күңел моңнарым тибрәнде,

    Яңа көйләр көйләде.

    Тибрәнә күңелдә җырлар,

    Яңа шигырьләр туа.

    Акка төренгән яшьлегем

    Хәзер дә сөенә кебек шуңа.

    Ак каларым мин бит сезгә

    Зур өметләр баглыймын.

    Яшисем килеп яшим, тоеп,

    Иҗат көчем барлыгын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: