Минзәлә
  • Рус Тат
  • Гомер аты

    Автор: Алсу Мирсалихова

    Гомер аты чаба алга таба.
    Гомер аты кая ашыга?
    Әле генә бала~чакта идек.
    Җиттек менә гомер уртасына.

    Гомер аты чаба алга таба.
    Гомер аты кая ашыга?
    Күпме эшләр көтә әле алда.
    Зур уңышлар юллар чатында.

    Гомер аты, чапма, ашыкма син.
    Тормыш матур, тормыш- зилзилә.
    Һәр минутын рәхәт итеп үтик.
    Һәм яхшылык телик һәркемгә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: