Минзәлә
  • Рус Тат
  • Иң кадерле кешем

    Авылым турында суз чыкканда иң беренче итеп бабам турында сөйләмичә булдыра алмыйм. Чөнки ул - минем, әти-әниемнән кала иң кадерле кешем. Чөнки ул - авылның чын мәгънәсендә кендеге. Мөшеге халкы Вахит карттан башка яши алмый. Яшәсә дә ул инде икенче була, төссез, күңелсез яшәү. Бабам авыл өчен генә түгел, ә...

    Авылым турында суз чыкканда иң беренче итеп бабам турында сөйләмичә булдыра алмыйм. Чөнки ул - минем, әти-әниемнән кала иң кадерле кешем. Чөнки ул - авылның чын мәгънәсендә кендеге. Мөшеге халкы Вахит карттан башка яши алмый. Яшәсә дә ул инде икенче була, төссез, күңелсез яшәү. Бабам авыл өчен генә түгел, ә бәлки бөтен тирә-як өчен кадерле, кирәкле кеше булды. Ни өченме? Чөнки ул бөтен Минзәлә, Мөслим районы авылларында атаклы бер мулла иде! Яшь парларга никах укыйсы булса да, яңа туган балага исем кушарга да бабамны чакыралар, берәр кеше вафат булганда да, ул белгәннәрен укымыйча, җир куенына кертмиләр.

    Бабам кечкенәдән үзлегеннән дин сабакларын өйрәнгән, зурая төшкәч Коръәнгә үк үрелгән. Ул бернинди дә уку йортын (дин буенча) бетермәгән. Җанының сафлыгы, чисталыгы, пакълеге, намуслылыгы, эш сөючәнлеге, кешелергә ихтирамлылыгы - мондый асыл сыйфатлар аңа алла тарафыннан ак нур белән иңдерелгән. Ул 82 яшендә вафат булды. Үлеме дә изгеләрнеке кебек иде аның: чалт аяз, кояшлы көнне, ураза бәйрәмендә, беркемгә бернинди кыенлык салмыйча, чип-чиста урын-җир өстендә (әнием тәрбиясе!) елмаеп яткан җиреннән дөньядан китеп барган. Мин бу вакытта Казанда укуда идем. Курс эшләренең килеп терәлгән вакыты булганлыктан, әни миңа телеграмма сугуны кирәк тапмаган. Өйгә кайткач бабамның юып эленгән күлмәкләрен кочып еладым. Тау башында кайгылы каеннары белән моңсу гына шаулап утырган зиратка карый-карый еладым: ник бабамны узеңә алдың?!! 14 оныгы арасыннан иң яратканы энем белән мин идем шул аның! Бабамньң яратуы да үзенә күрә икенче төрле, энемә караганда ул мине узгәрәк мәхәббәт белән ярата иде. Әйтик, энем белән алар бер дә сүзгә килмиләр, килешенеп кенә торалар. Иртән бабам безне мәктәпкә уятканда, аңа болай дип җырлый: "Илгизем - таң йолдызым. Илгизем - таң йолдызым!" Һәм шулай энем күзен ачканчы дәвам итә. Ә мин инде куптән торган булам, тизрәк дәрескә җитешергә, кызу-кызу гына өстәл әзерләп йөрим. Минем ашык-пошык, җилләнеп йөрүемне бабам башта дәшми-тынмый гына карап ята. Менә табак-савыт юарга тотынам. Кулымдагы чәшкеләр шак-шок бер-берсенә сугылып куялар, стаканнар зың итә, өстәлгә бер-ике тамчы су чәчрәп китә. Шуннан бабам түзми, яткан җиреннән генә миңа кисәтү ясый:

    - Кызым, бигрәк задур (задор - бу очракта минем җил-җил кыланып йерүемне аңлата) кыланасың! Әзрәк әкренрәк тә була бит.

    Минем тел очымнан кем тарткандыр инде, шунда, һичшиксез, каршы әйтеп куя идем. Бу юлы катырак булды бугай, бабам болай димәсенме:

    - Гөлҗимеш куагыдыр син, кызым! Тышың-кыяфәтең матур, ну эчең чәнечкеле, тортмә тел!

    Мин яратып, hyшым китеп бабама карап куйдым. Көлеп җибәрдем. Ну, бабыкай, узеңдә дә тел хәйран бит синең. Ничек әйтте, ә?!! Берәр язучының китабында бар микән әле мондый чагыштыру! Мөгаен, юктыр. Шул көннән миңа өйдәгеләр "Гөлҗимеш" дип дәшә башладылар.

    Бу юлларны язганда бабамны сагынып, юксынып утырам. Их, исән булса икән дип хыялланып куям. Тегендә, күктә (җанының ожмахта булуына һич икеләнмим) безнең тормышны кузәтеп ятадыр кебек тоела. Шулай дигәннән, бер төш хәтердә калган. Мин өйгә кайткач бабам мине үз янына утыртты да, болай диде:

    - Кызым, зур ансамбльләр белән йөреп мине бөтенләй оныттың!

    Уянгач әниемә сөйләгән идем. Ул болай дип юрап бирде: бабаңның рухы сәдака сорап кергән, берәрсенә хәер бирәсе булыр. Казанга киткәч, Мәрҗәни мәчетенә барып, дога укыттым! Ә төш шулай да бик дөрес кергән, бабам да хак әйткән: бу араларда, чынлап та, бер үзешчән җырчы егеткә гашыйк булып, башларымны югалтып йөргән көннәрем иде.

    Үлгән кешелернең иң саф җанлылары гына дөньялыкта калган якыннары белән араны өзми дип ишеткенем бар иде. Димәк, минем бабай Изгелернең изгесе булып чыга. Шуннан соң да әле бабамның мине кисәткән, яисә сагынып күземә карап торган вакыттагы төшкә керүләре байтак дәвам итте. Кыскасы, мин - аны, ул - мине мәңге оныта алмаячак идек! Мөмкин булса мина бабама - Мөшеге авылының кендеге, әтиемнең кырыс әтисе, әниемнең туры сүзле каенатасы минем иң кадерле кешемә - Ханов Вахит Мөхәммәтхан улына - һәйкәл куяр идем!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: