Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Картлык бәете

Танышыңны күрәсең килсә, яңа танышлар табасың килсә, гыйбрәтле тормышлар, хәлләр белән танышасың килсә, дәваханәгә барырга кирәк икән. Минем үземә менә неврология бүлегендә дәваланырга туры килде. Менә шунда Җәмәк авылыннан бер әби авырып ятты. Әбиебез 2-3 көн торалмыйча ятты да, бераз хәл кергәч, менә бу бәетен язып ташлады. Мин аны сезгә...

Танышыңны күрәсең килсә, яңа танышлар табасың килсә, гыйбрәтле тормышлар, хәлләр белән танышасың килсә, дәваханәгә барырга кирәк икән. Минем үземә менә неврология бүлегендә дәваланырга туры килде. Менә шунда Җәмәк авылыннан бер әби авырып ятты. Әбиебез 2-3 көн торалмыйча ятты да, бераз хәл кергәч, менә бу бәетен язып ташлады. Мин аны сезгә җибәрергә булдым. Әбиебез 80 не тутырган инде.


Яшьлек вакытым үтте дә китте, картлык көннәрем килеп тә җитте.
Их, син бу картлык, нигә тиз килдең, мин картайганны кайлардан белдең?

Картлык көннәре ямансу икән, яшь вакытлар агымсу икән.
Яшь гомеркәйләр инде тиз үтте, авыз эчендә тешләр дә бетте.

Бик эшләр идем, эшләргә көч юк. Тәмләп ашарга инде тешләр юк
Яшьлек, таза чак кулда; көч бар чак. Җир ярылсын дип, каты баскан чак.

Үттеләр алар, еракта калды, очкан кошлардай китеп югалды.
Килде дә картлык, миза белгертте, тигез битләрне тигезсез итте.

Картлык килмәгән юк бер илдә дә. Шул ямьсез картлык килә һәркемгә.
Күз - колаклар да серен белгертә, кара гүрләргә илтеп тә кертә.

Явыз бу картлык, шәфкать юк анда, патша булсаң да, барыбер аңа.
Шушы картлыкның тигез ягы бар: булсын я түрә,
Бик бай булса да, ярлы булса да, бертигез күрә.

60 яшь үткәч, картлык башлана, дөнья кирәге эше башлана.
70 кә кадәр әле ул эшли, бу картлыкка әле бирешми.

75 ләрдә әз эшли башлый, авыр эшләрне бөтенләй ташлый.
Чыга ул юлга өч аяк белән, өченче аяк - кулында таяк.

Әкрен генә бара да бара, алай да үзе байтак юл ала.
85 яшьтә әздән туктала, бераз ял иткәч, тагы кузгала.

Бара бара да, юлда адаша, 90 яшенә җитеп маташа.
90 ны үткәч, таягын ташлый, караватыннан төшми дә башлый.

Ята ята да торып утыра, бераз утырып күңелен булдыра.
Бераз утыргач, яңадан арый, яту якларын яңадан карый.

Армый торгандыр, нишләп ул арый? Ашаганын да түгәргә бармый.
Картлык көннәренең соңгы чарасы - 80 белән 90 арасы.

Соңгы юлларга ничек барасы? Ничек үткәрик картлык көннәрне?
Ничек каршылар алар безләрне?

Изгелек кылырга вакытыбыз тар, Ходай каршына барасыбыз бар.
Тәүбә кылырга вакытлар җитми, вакыт җитмичә алып та китми.

Башка керми бит хәзер укулар. Насыйп кыл , Ходай, хәерле күчүләр.
Вакыты җиткәч, кәфен киярбез, Ходай каршында ниләр диярбез.

Акланып булмас Ходай каршында, ахирәт уйлары картлар башында.
Ничек барырбыз Ходай каршына? Калдырып китәрләр зират катында.

Иң авыры анда калуы, аннан да авыр - сорау алуы.
Җавапларны ничек бирербез, бер Ходайга ниләр диярбез?

И бер ходаем, кызганчы бераз, яхшылыкларны арттырыбрак яз.
Утларга салма, зинһар, Ходаем, миһербан - шәфкать синнән сораем.

И яхшы дөнья, бәхил бул инде, вакыты җиткәч китәргә инде.
Гел яхшы яктан искә алыгыз, без, картлардан, үрнәк алыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев