Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Кайттым әле туган авылыма

Зөлфия РАВИЛОВА

Кайттым әле туган авылыма
Кайттым әле туган авылыма,
Үттем таныш сукмаклардан...
Сагынуга тулган сагышларым,
Китсен диеп әзрәк йөрәктән.
Авылымда әти-әни, әби-бабамнар кабере
Белдек микән сезнең кадерне?
Кайттым әле авылыма менә,
Зират кылыйм, диеп,каберләрне.
Сер сөйләдем, кайгы уртаклаштым,
Күз алдыма сезне китереп.
Мин сөйләгәндә, тыңладыгыз кебек
Кайтып киттем тынычланып.
Әти-әниемнең эзләреннән
Кабат-кабат атлап үтәмен...
Эзегезне сезнең суытмас өчен,
Кайтырга дип тагын китәмен.
Язганнарым дога булып ирешсен,
Рәнҗеп ятмасыннар миңа.
Әти-әни рухлары риза булсын,
Сирәк кенә кайтып йөрсәм дә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев