Минзәлә
  • Рус Тат
  • Киләчәктә дә иҗади уңышлар Сезгә, Фәрит ага

    "Актаныш таңнары" газетасы безнең Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында яшәп иҗат итүче шагыйребез Фәрит Миргалимовны "Качкынның моңлы улы" дип атый һәм аңа түбәндәге юлларны багышлый: - Институт тәмамлагач, - ди газета,- Тауасты Байлар авылы кырларында иген үстереп, гаилә бәхетен табып, гомерен хуҗалыкның баш җир докторы вазифасында үткәргән, Татарстанның атказанган агрономы...

    "Актаныш таңнары" газетасы безнең Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында яшәп иҗат итүче шагыйребез Фәрит Миргалимовны "Качкынның моңлы улы" дип атый һәм аңа түбәндәге юлларны багышлый:

    - Институт тәмамлагач, - ди газета,- Тауасты Байлар авылы кырларында иген үстереп, гаилә бәхетен табып, гомерен хуҗалыкның баш җир докторы вазифасында үткәргән, Татарстанның атказанган агрономы дигән мактаулы дәрәҗәгә ирешкән. Райондашыбыз йөрәк назын кушып шигырьләр иҗат итә".

    "Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге Фәрит ага Миргалимовның шигырьләрен аерым китап итеп чыгарып тора, күптән түгел генә "Гөлләрем шиңмәсеннәр"дигән исеме астында аның җиденче китабы дөнья күрде. Чираттагы шигырьләренең берсен ул якташ шагыйрәбез Салисә Гәрәевага багышлап язган, шуны укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Ә Фәрит аганың үзенә киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.

    Тулбай кызы

    Капка ачам, ләкин әткәй-әнкәй

    Каршы алмас мине бу юлы.

    Салисә Гәрәева

    Кыш та җитте, салкын җилләр исә,

    Бар тирә-як карга уранган.

    Бияләе белән битен каплап

    Берәү менеп килә урамнан.

    Якынайгач танып алдым үзен,

    Ул бит кайткан кунак кыз икән.

    Салисәне Тулбай авылында

    Үз итмәгән кеше бар микән?

    Үзе гади, үзе күренекле,

    Оста яза, исең китмәле,

    Шигырьләре эчтәлеге белән

    Һәр йөрәкне әсир итмәле.

    Ел да җирсеп кайта авылына,

    Туган нигез тарта үзенә.

    Ата-ана йортын күрүгә үк

    Яшьләнәләр ике күзе дә.

    Сагындыра аны басу-кырлар,

    Эчеп туймас чишмә сулары.

    Чәчәкләрдән такыялар үреп,

    Уйнап үскән Сөрмәт буйлары.

    Ул кайттымы, туган авылында

    Шул көнне ук бәйрәм башлана.

    Һәр кешенең зурлау, олуглавы

    Бер карауда күзгә ташлана.

    Бүген аның олы юбилее,

    Гөрләп уза бәйрәм кичәбез.

    Минзәләнең мәшһүр шагыйрәсен

    Чын күңелдән тәбрик итәбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: