Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Минзәлә театры артистлары Камал театрын "алганнар"

Аркан тартышу буенча егетләребез Казанның Г.Камал исемендәге Академия театры командасыннан эре-эре көрәшчеләрдән торган составын сыдырып кына алгач, директорыбыз Роберт Шәймәрданов йөгереп тә килде: "Всё! Җиңсәләр Г.Камал театрын алганнары өчен аерым премия бирәм!" - диде. Нәтиҗәдә, Х.Хамматуллин, Ф.Гафаров, И.Кәримов, Р.Бәдретдинов һәм И.Мингазовлар Камал театрын призлы урынсыз калдырып, III урынны алсалар да,...

Аркан тартышу буенча егетләребез Казанның Г.Камал исемендәге Академия театры командасыннан эре-эре көрәшчеләрдән торган составын сыдырып кына алгач, директорыбыз Роберт Шәймәрданов йөгереп тә килде: "Всё! Җиңсәләр Г.Камал театрын алганнары өчен аерым премия бирәм!" - диде.

Нәтиҗәдә, Х.Хамматуллин, Ф.Гафаров, И.Кәримов, Р.Бәдретдинов һәм И.Мингазовлар Камал театрын призлы урынсыз калдырып, III урынны алсалар да, бик канәгать булдылар. Ә аркан тартышу буенча хатын-кызларыбыз исә, елдагыча, I урынны яулап бүләккә һәрберсенә музыкаль синтезаторлар алды.

Сүзем быел Яр Чаллы шәһәрендә Россиядә һәм Татарстанда мәдәният елы уңаеннан уздырылган VIII Республика театрлары Сабантуе хакында бара. Кунак булып Республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Яр Чаллы шәһәре администрациясе вәкилләре килү бәйрәмнең саллы булуын исбатлый. Республика районнары башлыклары аерым бүләкләр белән вәкилләр җибәргәннәр. Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов исеменнән милли көрәштә катнашучыларга махсус приз - микродулкынлы мич тапшырылды. Бу бүләккә көрәштә 90 кг кадәр авырлыкта III урын алган Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллин лаек булды.

Башка уеннарда да театрыбыз сынатмады. Таяк тартышу буенча Рая Егорова I урынны, армреслингта Ленар Миннемуллин III урын, капчык сугышында, туры колгага менүдә Риф Ризатдинов I урын, калакка йомырка салып йөгерүдә Элмира Әхмәтханова II урын, гер күтәрүдә Роберт Хамматуллин II урын алды. Гөлсинә Хисмәтуллина барысын да шаккаттырып чүлмәкне ватты.

Сабантуе Минзәлә җирлегенә шактый якын урында уздырылганга микән, быел өстәлләребез дә искиткеч мул иде. ООО "Калинино" җитәкчесе Р.Х.Биктимеров биргән тәмле иттән пылау пешердек, А.Д.Леванов ярышта катнашучылар сусавын бассын дип берничә ящик минераль су бирде, шәхси эшмәкәр, якташыбыз Мәхәсим абый Вәлиев табынга каклаган казлар, пешкән һәм кыздырылган балыклар, пироглар, төрле ширбәтләрне күчтәнәч итеп алып килде.

Шушындый күтәренке рухта 78 нче театраль сезонын ябып, Минзәлә театры җәйге ялларга китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X