Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Өлкәннәргә

Өлкәннәр көне белән хөрмәтле дуслар! Өлкәннәрне хөрмәтләү традициягә әйләнүе яхшы күренеш. Безгә күп кирәкми, кем әйтмешли, якты йөз, тәмле сүз булса... Бу ункөнлектә барлык өлкән кешеләр күңелләренә хуш килердәй тәбрикләү сүзләре ишетсеннәр, беркем дә читтә калмасын иде. Гомерләр үтә бит...

Гомер көзенә керсәк тә,
Шат безнең күңелебез.
Тыйнак кына салмак атлап,
Горурланып й
өрибез:
Эшләдек без яшь буынга
Үрнәк булырлык итеп.
Күкләрдән майлы ботканы
Ятмадык өйдә көтеп.
Яфрак җыйдык, печән өйдек,
Ярдәм иттек колхозга.
Кирәк булса, карышмыйча,
Эшләдек без ялсыз да.
Бәрәңгесен дә алыштык,
Чөгендерен эшкәрттек.
Ындыр табакларында да
Көчебезне күрсәттек.
Тырыш булдык, эшебезне
Үтәдек намус белән.
Шуңа күрә күпләребез
Ихтирамга төренгән.
Әйтеп булмый гомеребез
Үтте диеп файдасыз.
Сагындыра
СССРда
Яшәгән чак
кайда соң?
Керфекләргә чык төшереп
Сагындыра үткәннәр.
Дәртле, дәрманлы чакларын
Сагыналар өлкәннәр.
Сәхия Федотова (Авзалова) 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев