Минзәлә
  • Рус Тат
  • Рафис Мәүҗиев - Яңа ел белән, дуслар!

    Ява ап-ак карлар, Ява ябалак карлар Бар дөньяны күмеп аклыкка. Аяк басты җиргә Көткән яңа ел да - Бар дөньяны күмеп шатлыкка! Яңалыклар белән, Яңарышлар белән Сөендерсен иде бу ел да! Бәхет, шатлык, Куанычлар белән Гомеркәйләр үтсен быел да. Вакытлыча гына Булса булсын, Онытылсын картлык тойгысы. Кыш бабайлар белән очрашуның...

    Ява ап-ак карлар,

    Ява ябалак карлар

    Бар дөньяны күмеп аклыкка.

    Аяк басты җиргә

    Көткән яңа ел да -

    Бар дөньяны күмеп шатлыкка!

    Яңалыклар белән,

    Яңарышлар белән

    Сөендерсен иде бу ел да!

    Бәхет, шатлык,

    Куанычлар белән

    Гомеркәйләр үтсен быел да.

    Вакытлыча гына

    Булса булсын,

    Онытылсын картлык тойгысы.

    Кыш бабайлар белән очрашуның

    Тик булмасын иде соңгысы!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: