Минзәлә
  • Рус Тат
  • Раушания Гыймаева-Титова олы хәсрәтләрегезне, җан өздергеч кайгыларыгызны уртаклашып бәет язды

    2015 елның 28 нче ноябрь көнендә Казан аэропортында булган олы фаҗига булуга 3 ел тулды. Шул уңайдан язылган бәетне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм.Бу фаҗига берәүнең дә җанын тетрәндермичә калдырмагандыр дип уйлыйм. Без дә аларны искә алыйк! Бу көнне 50 гаилә якыннарын югалтты. 50 җан чыгып очкан, 50 күбәләк булып... Бәет...

    2015 елның 28 нче ноябрь көнендә Казан аэропортында булган олы фаҗига булуга 3 ел тулды. Шул уңайдан язылган бәетне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм.Бу фаҗига берәүнең дә җанын тетрәндермичә калдырмагандыр дип уйлыйм. Без дә аларны искә алыйк! Бу көнне 50 гаилә якыннарын югалтты.

    50 җан чыгып очкан,

    50 күбәләк булып...

    Бәет

    Ата-ана бәгъреннән

    Өзелеп төшәдер бала.

    Мондый олы хәсрәтләргә

    Ничек түзәдер ана?

    50 җан да бер мизгелдә

    Күтәрелгәннәр күккә:

    Тик берсе дә сизми кала...

    Алар белән ни була...

    Ил атасы иңнәренә

    50 гаиләдән хәсрәт.

    Ачысына түзәр өчен-

    Каян аладыр гайрәт?..

    Бар да яшь, чибәрләр булган,

    Язмышлар шулай язылган...

    Бигерәк ачы язмышларга

    Күпмеләр дучар булган.

    Сыный язмыш, сыный безне...

    Кеше гомере аша...

    Кайгы-хәсрәтләр килгәндә

    Халык ныгырак берләшә!

    Ах самолет-канатыңны

    Уктай җиргә кададың...

    Эх экипаж - әҗәл рейсы...

    Рулең тота алмадың...

    Газапларга түзә бәндә.

    Сабырлыклар бир, Аллам,

    50 гомер өзелгәндә -

    Күк капусы ачылган:

    Уктай очып чыгып иңгән

    Җәннәтнең эчләренә.

    50 җанда - 50 йөрәк

    Туктаган эшләвеннән...

    Җир ана ярсып елады...

    Котырынды җил-давыл...

    Кара болытлар елагач,

    Туктап калды бер кавем...

    Авыр кайгы-хәсрәтләргә

    Бирешмә бәндәкәем!

    Җирләр өчен, табылмас шул

    Сөйкемле гәүдәкәең...

    50 гомер - 50 шәхес!

    Бер секундта юк була...

    Һәр кайсының якыны бар:

    Гаиләсе көтеп торган...

    Дөньяга туасы сабые -

    Нарасые да булган...

    Һич бер нәрсә алыштырмас

    Югалту газапларын!

    Дога укыйк без багышлап

    Җыяек савапларын!

    Ата-ана газизләрен

    Югалткач нишләр инде?!..

    Ятим бала, тол хатыннар,

    Тол ирләр нишләр инде?!..

    Я бер Аллам!Көч - куәт бир!

    Хәсрәтләрне җиңәргә!

    Саклый торган фәрештәләр

    Кунсын безнең иңнәргә!

    50 җанга һәйкәл булып -

    50 күбәләк очсын!

    Күкләр кабул иткән инде...

    Күркәм сабырлык бирсен!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: