Минзәлә
  • Рус Тат
  • Сәхия Федотова - Белә идем

    Белә идем синең җирдә Яшәгәнне. Очрашулар булачагын Берәр мәлне. Белә идем синең янга Барасымны. Белә идем синең гашыйк Буласыңны... Син дә мине минем кебек Эзләдеңме? Ишетәсең килеп назлы Сүзләремне. Минем кебек җан яртысын Эзли торгач Гомер узып барганлыгын Сизмәдеңме? Күңелем яшь, аңа тими Вакыт чире. Әкияттәй әгәр яшьлек Кайтса кире....

    Белә идем синең җирдә

    Яшәгәнне.

    Очрашулар булачагын

    Берәр мәлне.

    Белә идем синең янга

    Барасымны.

    Белә идем синең гашыйк

    Буласыңны...

    Син дә мине минем кебек

    Эзләдеңме?

    Ишетәсең килеп назлы

    Сүзләремне.

    Минем кебек җан яртысын

    Эзли торгач

    Гомер узып барганлыгын

    Сизмәдеңме?

    Күңелем яшь, аңа тими

    Вакыт чире.

    Әкияттәй әгәр яшьлек

    Кайтса кире.

    Мәхәббәттән үрер идем

    Утлы күлмәк,

    Мәхәббәттән йөрер идең

    Янып, көйрәп.

    Мин ышанам синең җирдә

    Барлыгыңа.

    Очрашырбыз, яшәсәк тә

    Кайда гына.

    Сине ничек эзләгәнне

    Беләм үзем.

    Сабырлыгым - төпсез кое,

    Җитәр түзем...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: