Минзәлә
  • Рус Тат
  • Виноградов Иван - Көзге турында

    Иван калага бара, Бүләкләр сатып ала: Бер яртыны атасына, Такта чәйне анасына Ефәк яулык, иннек кершән, Тәмле-тәмле прәннекләр, Алмалар, грушалар, Боларның барчасын да Хатыны Наташасына. Үзенә бер көзге ала, Бу чагында әле яңа Чыккан ди көзге дөньяга. Безнең егет шул көзгедән Үзен күреп хәйран кала, Яшергән җиреннән алып, Башны бераз...

    Иван калага бара,

    Бүләкләр сатып ала:

    Бер яртыны атасына,

    Такта чәйне анасына

    Ефәк яулык, иннек кершән,

    Тәмле-тәмле прәннекләр,

    Алмалар, грушалар,

    Боларның барчасын да

    Хатыны Наташасына.

    Үзенә бер көзге ала,

    Бу чагында әле яңа

    Чыккан ди көзге дөньяга.

    Безнең егет шул көзгедән

    Үзен күреп хәйран кала,

    Яшергән җиреннән алып,

    Башны бераз кыңгыр салып,

    Мыекларны бөтергәләп,

    Җиң очы белән сөрткәләп,

    Кайчак карый да көзгегә

    Тагын куя бик тиз генә.

    Хатын-кыз соң алданамы,

    Наташа күзәтә моны,

    Күчтәнәчне ашый үзе,

    Иванында ике күзе.

    Менә Иван чыгу белән

    Сизгер хатын теге җирдән

    Шул көзгене табып ала,

    Анда бер матур кыз сурәте -

    Наташа аптырап кала!

    Үләрсең бит хурлыгына,

    Наташа түзәлми моңа:

    "Ирем мине ташлаган,

    Ятны сөя башлаган.

    Алып кайткан сурәтен,

    Бик ярата күрәсең.

    Ваня-Ваня җаным,

    Ник бардың шул базарга,

    Үз хатының бар өстенә

    Нигә инде азарга?"

    Моны ишетә дә биана,

    Болай дип сүз куша аңа:

    "Я, килен, күрием мин дә,

    Нинди сурәт ул синдә?

    Кем ул юлдан яздырган,

    Балакайны аздырган?"

    Биана көзгене ала да тына,

    Шактый гына карап тора,

    Аннан башлый көләргә:

    "Шуңардан көнлисеңме,

    Шуны да белмисеңме,

    Син яшь, матур, нәкъ курчак,

    Ә бу - килбәтсез карчык!

    Хай-й-йй, борыннары элмәк кебек,

    Кот чыга моны күреп!"

    Килен моңа колак сала,

    Тик көзгедән теге сурәт

    Һаман аңа карап тора!

    "Мә, рәтләп кара үзең,

    Чыкмаган минем күзем!"

    Әй Наташа елый үкереп,

    Карчык дулый моны күреп,

    Шул чак алпан-тилпән килеп

    Биата кайтып керә:

    "Ни тавыш бу, нинди эш,

    Килен еласын имеш!

    Йә, әйтегез, нәрсә бар?"

    Сөйләп бирәләр аңа:

    Биана кәкре борын ди,

    Килен бестә борын ди,-

    Икесе дә бергә сөйли.

    Ир-ат моны бер дә сөйми:

    "Ягез әле,нинди сурәт,

    Миңа белергә кирәк!"

    Биата көзгене ала да тына,

    Шактый гына карап тора.

    Ак башлыдан да шикләнә,

    Нык исертте микән әллә?

    Ничек төшенергә моңа?

    Ул күзләрен уа-уа

    Тагын карый - шул ук,

    Монда бер хатын да юк!

    Әййй тамаша,

    Хатыннар акылдан шаша!

    Монда бит бер карт кына,

    Эчкән үзе чак кына!

    Сакал-мыегы җирән,

    Тавыш чыкты соң нидән?!

    "Ничек инде мин аермаска

    Хатын-кыз затын ирдән!"

    Тәтелди-тәтелди ярсып,

    Аңа таба килә карчык:

    "Син ул язган акылдан,

    Мәлҗегән аракыдан!"

    Яшь килен такмаклый каршы:

    "Ә сез мине алдамакчы буласыз,

    Юри кирегә борасыз!"

    Инде өчәү бәхәсләшә,

    Бәхәс кенәме - әрләшә!

    Ә бүлмә эче шау-гөр килә,

    Шунда өйгә Иван керә.

    Иван керә көлә- көлә,

    Чөнки ул барын да белә.

    Бу сурәт түгел, көзге,

    Күрсәтә сезнең йөзне.

    Матурны матур күрсәтә,

    Ямьсезне ямьсез күрсәтә.

    Тк шунда бөтен бәла -

    Әгәр дә авызың кыек булса,

    Көзгегә үпкәләмә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: