Минзәлә
  • Рус Тат
  • Юлын белгән адашмас...

    Туган авылыннан кечкенә чагында китәргә туры килсә дә, Фәнзаман ага Баттал авылының һәр тыкрыгын, сукмагын, кешеләрен, аларның холык-фигыльләрен бик яхшы хәтерли. Авылдашлары әсәрләрендә дә еш искә алына. Йорт тулы бала булган ишле гаиләле әти-әнисе икмәк урлауда гаепләнеп төрмәгә озатыла. Ул чордагы бер вакыйганы язучы болай искә ала: "Бу минем язмыш...

    Туган авылыннан кечкенә чагында китәргә туры килсә дә, Фәнзаман ага Баттал авылының һәр тыкрыгын, сукмагын, кешеләрен, аларның холык-фигыльләрен бик яхшы хәтерли.

    Авылдашлары әсәрләрендә дә еш искә алына. Йорт тулы бала булган ишле гаиләле әти-әнисе икмәк урлауда гаепләнеп төрмәгә озатыла. Ул чордагы бер вакыйганы язучы болай искә ала: "Бу минем язмыш кына түгел. Мин күзәтеп үстем, үземнең туган авылдагы башка кешеләрне дә. Кешенең бер бәясе дә булмады. Мин афәтләрнең,шушы кайгыларның ничек гади халыкка килгәнлеген үзем күреп, үзем тоеп, аларның яшьләрен, кайгыларын үземнең йөрәгем аша үткәреп яшәгән кеше".

    Фәнзаман районның Хуҗәмәт авылында, Минзәләнең данлыклы сәүдәгәре М.Сәетбатталовның утарына урнашкан балалар йортында тәрбияләнә. Сталин үлгәннән соң, 1950 елларда, ГУЛАГлардан исән-имин котылган Сәетбаттал (Минзәләчә Сәйпаттал) абзый белән Миңнебәдәр апа(тумышы белән хәзерге Тукай районы Яңа Байлар авылыннан ) язучының туган авылы Урыска кайтмыйлар. Минзәләнең татар бистәсендәге мәчеткә-китапханәгә якын гына бер баракка кайтып төшәләр (барак әледә исән). Эшкә урнашалар. Фәнзаманны балалар йортыннан алып кайталар. Кечкенә Фәнзаман киңлеге 3-4 метрлы тыкрыктан китапханәгә йөреп (ара 100 адым гынадыр) "китап җенен" йоктыра. Билгеле, яшьтән үк күзлек киюе дә әнә шул күп укудан. Мәктәп елларында (М.Вахитов исемен йөрткән татар мәктәбендә) Фәнзаманга тарих дәресләрен Саҗидә Сөләйманова үзе укыта.

    Мәктәп елларында укыганда ук мәкалә шигырьләре район һәм республика мәтбугатында еш басыла. Минзәлә район газетасында эшләгән еллларын аеруча сагынып искә ала. Университет тәмамлаганда диплом эшен дә Минзәлә район газетасы тарихына багышлый.

    Нинди генә заманча технологияләр булмасын, китап төп белем чыганагы булып кала, ди Фәнзаман ага,-туган ягым балалары белемле, зыялы булсын, без инде өлкәнәйдек, Минзәләдән безнең эшне дәвам итәрдәй язучы-шагыйрьләр чыксын иде, дигән теләкләрен җиткерә язучы. Радио, телетапшыруларда катнашса аларның язмаларын туган авылы мәктәбенә җибәрмичә калмый.Татарстан радиосында эшләгәндә Минзәләгә багышланган радиотапшыруларның сценарийларын да тулысынча мәктәпкә бүләк итте. Яңа китабы чыкса бик матур теләкләр язып иң беренче туган мәктәбенә юллый. Язучының беренче укытучысы Мөнәвәрә апа Хаматова әле дә исән.

    -Фәнзаман беренче сыйныфка кергәндә нечкә генә,гади генә,иптәшләреннән аерылып тормаган бер малай иде .Фәннәрне яхшы үзләштерде. Бик басынкы бала иде.Шул вакытта әти-әнисе исән була торып ятим калды.Әйе, хөкүмәтнең дә әллә нинди вакытлары бар иде. Ул вакытларда мин аны юатырга ,тынычландырырга тырыша идем. Аның иҗатын ихтирам итәм.Сәетбатталов (мәктәптә фамилиясе шулай йөрде) исемен күрсәм аның әйберләренең хәрефен дә калдырмый укып чыгам.Бик оста итеп , беркемнән курыкмыйча турыдыан-туры үз фикерен яза. Кечкенәдән бик күп авырлыклар күреп үссә дә Фәнзаман бирешмәде. Минем хәлне белеп тора, телефоннан да сөйләшәбез. Мин аңа бары уңышлар гына телим,- ди аның укытучысы.

    Соңгы елларда тагын бер нәрсәне гадәткә кертте язучы. Ел саен Сабан туйлары вакытында Фәнзаман ага туган ягына кайтып Ык буйларында ял итә. Якташлары, заманашлары белән аралашып, табигать кочагында казан асып , ял итеп, әнисе каберенә зират кылып китә.

    Боларга өстәп Фәнзаман аганың бик кунакчыл, киң күңелле кеше икәнен дә өстәргә кирәктер. Аның Казандагы бер бүлмәле фатирында кунаклар өзелми. Моңа өстәп аның бик тәмле итеп ашлар әзерләве. Армиядә хезмәт иткәндә поварлар курсын тәмамлауданмы, әллә табигый сәләте шулаймы, күп хуҗабикәләр ашарга пешерү серен аңардан өйрәнә алыр иде.

    Моннан шактый еллар элек мәктәп балалары белән очрашу вакытында язучы Р.Батулла белән Фәнзаман Баттал шундый бәйге оештырдылар : кем язучы җавап бирә алмаган сорау бирер икән? -Сез,Фәнзаман абый җиде буынга кадәр бабаларыгызны беләсезме дигән сорауга язучы , -биш буынга кадәр беләм , ләкин Казанга кайткач архивларны актарып табачыкмын , сезгә дә җибәрермен.

    Шуннан озак та узмады ,Фәнзаман аганың бик бай шәҗәрәсе һәм шәхси туграсын мәктәпләргә, музейларга җибәрде. Күренекле нәкыш остасы Нәҗип Нәккаш белән якташларны таныштырып тагын дистәләрчә кешеләрнең туграларын(гербларын),шәҗәрәләрен эшләтте. Нәҗип әфәнде Минзәләгә килеп мәктәп укучыларына осталык дәресләре үткәрде. Бик күп шәмаилләрен бүләк итте.Болар барысы да Фәнзаман абый катнашыннан башка булмады.

    Язучының иҗатын бәяләгән галимнәр, кәләмдәшләренең фикерләре аз түгел.Тик минем аның авылдашы, үзе дә актив хәбәрче Габдләдәл Бәдертдинов фикере белән тәмамлыйсы килә.

    -Фәнзаман гомере буе гаделлек өчен көч куйды. Район газетасында эшләгәндә үк ул эш урыныннан явыз масатларда файдаанучы җитәкчеләр, казна талаучылар, кеше өлешенә керүчеләр, кеше рәнҗетүчеләргә каршы аяусыз көрәште. Каләме һәм таланты белән аларга каршы сугыш ачты.Соңгы елларда иҗат иткән "Кеше хакы" әсәрен мәктәп дәреслекләренә кертерлек. Анда язылганнардан шактый якташларны танып була.Район җитәкчеләренең кырын эшләрен фаш итүдән дә курыкмады.Үзенә дошман ясаса ясады, әмма бирешмәде. Ә менә шул гаделлек өчен көрәшү, рәнҗетелгән, мескен гади кешеләрне яклауны үзе дә бик күп кыерсыту-кагулар күргәнгә күрә, үзенең бер бурычы, изге бер эше итеп күрә, минемчә.

    Фотода: Фәнзаман ага туган якларында иҗатташ дуслары белән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: