Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Зөфәр МАЛИКОВ - Шигъри бәет

22 июнь сәгать 12-дә Радиодан килә бер хәбәр: Кан агызып безне басып алырга дип, Герман килә икән бик хәтәр. Сугыш бит ул шундый куркыныч нәрсә, Һәләк итә адәм башларын. Ата улны, ана кызны белми Түгелеп кала пешкән ашларың. Саннар, көннәр, сәгать, минутларны Белеп булмый башлар әйләнә. Кул калтырый, йөрәк дөп-дөп...

22 июнь сәгать 12-дә

Радиодан килә бер хәбәр:

Кан агызып безне басып алырга дип,

Герман килә икән бик хәтәр.

Сугыш бит ул шундый куркыныч нәрсә,

Һәләк итә адәм башларын.

Ата улны, ана кызны белми

Түгелеп кала пешкән ашларың.

Саннар, көннәр, сәгать, минутларны

Белеп булмый башлар әйләнә.

Кул калтырый, йөрәк дөп-дөп тибә,

Гәрәсәткә телләр бәйләнә.

Татлы йокы, кайнар тәмле ашлар

Күреп булмас инде ул чакта.

Җанып-көеп тамчы су күрмичә,

Утлар янган кебек учакта.

Самолёттан очып төшәр инде

Пум-бомба һәлак итәргә.

Шуңа карап илне саклар өчен

Туры килде өчәү китәргә.

Әти, әни, туган кардәшләрем,

Белмим сезне кайчан күрербез,

Белмим бәхет ничек булыр микән инде

Бәлки, кара гүргә керербез.

Без кайтмасак яңадан илләргә,

Безне вафат диеп белерсез.

Күктә кояш, ай, йолдызга карап

Газиз балаларым, диярсез.

Айрылмыйбыз гына, дигән идем,

Тарих безне шулай аера.

Әти-әни, туган-кардәшләрдән

Тал кайрысы кебек каера.

Йөз, миллион адәм балаларын

Һәлак итә инде фронтта.

Әллә ниләр генә эшләп булмый

Башны агач, ташка орыпта.

Бар иде бит безнең бергә чаклар

Чәчәк кебек гөрләп торганнар.

Әдәм булгач, әрәм булабыз бит,

Ни хәл итик инде, туганнар.

Күктә сызылып таңнар аткан чакта

Әрәмәдә сайрый сандугач.

Исән булсак, бәлки бер кайтырбыз,

Өмет өзелми бит җан булгач.

Кала бездән сәхрә дөньялары

Зәңгәр күктә карап ай, кояш.

Күрәчәкне күрми гүргә керми

Күбәләктәй оча газиз баш.

Һаваларда чулпан суда чуртан,

Кая микән аның кондызы.

Зыяый җаным кояш, Фидый җаным ае

Мин булырмын Марс йолдызы.

Без биш бала - өч ир, ике кыз - туганыбыз.

Никтер барыбызда таза үскәнбез.

Исән калганнарга хәсрәт өчен

Сагынып сөйләр өчен икән без.

Минем бер кечкенә энем бардыр,

Аның исеме булыр Зыяый,

Тагын берсе таза энем бардыр,

Аның исеме булыр Фидаый.

Тагын бардыр ике туган сеңелем,

Берсе Галия, берсе Фәһимә.

Фәһимәнең бардыр кечкенә кызы

Үр куяны кебек Фәнил.

Тагын барый минем газиз әти,

Җигә иде яхшы атларын.

Исән булса, бәлки улда укыр

Истәлеккә язган хатларны.

Минем әти - бик күп күргән кеше

Исән булган чакта дөньяда.

Аның кебек безне үстергәннәр,

Бәлкем, сирәк булыр дөньяда.

Ала чабыш туры юртакларны

Тоткан икән әти дан өчен.

41нче еллар булган икән,

Җир өстендә кызыл кан өчен.

Әнкәем безне бик яратты,

Карап үстерде бит кош кебек.

Алар белән бергә булган чаклар,

Хәзер йокыдагы төш кебек.

Галия сеңелем сулардан кайтадыр,

Никтер бидрәләре тулмаган.

Әнекәемә килде бик хәсрәтләр,

Никтер бәхетләре булмаган.

Тагын бардыр минем бер кияүем,

Аның исеме булыр Котлыяр.

Ул фронтта һәлак булган ахры,

Аның гәүдәләрен кем куяр.

Белмим болар белән булыр микән

Җыелырга тагын вакытлар,

Барыбызда бергә җыелышып,

Сайрашырга кая бәхетләр.

Кала бездән барда, кала бездә

Яшьтәш, дуслар, товарищларым.

Тагын да кайтып бер күрешсәм,

Белмим ул чакларда нишләрмен.

Тукта әле, алай бик курыкмыйк,

Без бит әле беребездә үлмәгән,

Әле биктә күңел курка,

Без бит әле сугыш күрмәгән.

Тарих бит ул йөз мең еллар буе,

Сугыш көрәш белән барадыр.

Еллар саен адәм балаларын

Меңләп кара гүргә саладыр.

Станциягә поезд килә ахры,

Утраекта тизрәк китәек.

Безгә генә түгел, илгә килгән хәл бит,

Бездә бераз сабыр итәек.

Автомобиль, танк, самолётлар

Барда агылып китә фронтка,

Дөнья малы шулай һәлак була,

Аны куып булмый куыпта.

Ургып-ургып ага ник ашкына

Кая бара ташу бозлары.

Ирләр, яшьләр китәдер фронтка,

Өзелеп кала сөйгән кызлары.

Үз җырларым җитеп торсын әле,

Җырлыйм әле Фидаый җырларын.

Улда сагынганда җырлый иде

Үзенә күрә белгән җырларын.

Ташкент янган, Ташкент янган,

Ташкент янган, таш кыйбат,

Кайгырмаек маллар өчен:

Мал табыла - баш кыйбат.

Ал булганнары артык,

Гөл булганнары артык.

Төшеп Дәрья суларына,

Югалганнарым артык.

Уйлый башлар, уйлый башлар,

Уйларга калган башлар.

Ни күрсәдә күрер инде,

Күрергә калган башлар.

Җитәр инде, башка язмыйм инде.

Никтер язмый минем каләмем.

Кыйбла яктан җылы җилләр иссә,

Сезгә булыр кайнар сәламем.

Кош канатларына ураладыр,

Һаваларда очкан ак Җуфар.

Истәлеккә сезгә язмам калсын7,

Мин булырмын улыгыз ЗӨФӘР.

Башта исәпләрне күп тотмагыз,

Таралмасын юкка рушыгыз.

Хәзергәчә инде сау булыгыз,

Күршә алмасак барың хушыгыз.

Иванова килдем ел яшәдем

Ак икмәкләр генә ашадым.

Булган ярдәмемне җәлләмәдем

Сезнең өчен күбрәк яшәдем.

Талдан тартма ясап бирим әле,

Сырларын әле үзегез сырларсыз.

Газиз балаларыгызны сагынганда

Шушы истәлекне җырларсыз.

Беребез анда, беребез монда,

Кайберләребез Бөгелмәләрдә,

Бер-беребезне күрә алмабыз инде

Үзәк сызылып өзелгәндә дә.

25 июнь 1941 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев