Минзәлә
  • Рус Тат
  • 5 апрель саны һәрвакыттагыча материалларга бик бай

    2019 елның икенче яртысына почта аша язылсагыз, газетагызны өегезгә китереп бирәчәкләр!.

    Ринат Гайнетдинов ни өчен шәһәр тормышын калдырып авылга кайткан. Шул хакта 3 биттәге материалдан укып белерсез.

    Район газетасын укучыларыбызга җиткерүдә төп партнерыбыз – почтадан тыш, шәһәрдә һәм авылда бик күп кибетләр кушылды. Шуларның берсе – “Радуга” кибетенең эшчәнлеге хакында 4 биттәге материалда язылган.

    Газетаны укыган һәр кеше “Атна вакыйгалары” кушымтасыннан республика тормышыннан кызыклы, файдалы күп төрле мәгълүмат алачак. Анда ТВ программасы бирүне дәвам итәбез.

    “Экояз” акциясе уңаеннан без батареялар җыюны тагын да активлаштырабыз. Батареялар җыю координаторы Рөстәм Хәкимҗанов зарарлы элементлардан котылу юлларын тасвирлый. (5 бит).

    Газетада спортка һәрвакыт зур урын бирелә (6, 10 битләр).

    Фотомизгелләр рубрикасы астында (10 бит) яңалыклар бик күп.

    Исегезгә төшерәбез, кибетләргә чыкканда “Минзәлә”-“Мензеля”ны сорарга онытмагыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: