Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 29 ноябрьдә чыгасы санына күзәтү

    Узган атнада Минзәләдә нәрсәләр булды?

    "Уңышлы кеше нинди була? Ни өчен кемнеңдер бар эше дә беренче тапкырдан уңышлы бара кебек тоела, ә кемгәдер уңыш ялындырып кына килә? Шикәрле Каен авылында үз эшен уңышлы җәелдерүче Айдардан шушылар хакында сорадык.  Киләчәктә авыл тормышы белән бәйләргә хыялланган Айдар сайлау алдында кала: хәзер нишләргә, эшне нидән башларга?", дип танылган фермер Айдар Әхмәтшин турынла яза газетабызның 2 битендә Дилфас Галиев

    3 биттә безнең белән район газетасына яздыруда уңышлы хезмәттәшлек итүче Әтрәкле һәм Иркәнәш почта бүлекләре турында мәкалә басыла.

    Минзәлә идарәче компания карамагында 172 күпкатлы йорт бар. Анда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары бармы, түләүләрне җыю ни хәлдә? Идарәче компания директоры Роман Коротин белән әңгәмәбез шушы мәсьәләләр хакында. (Әңгәмәдәш - Флүрә Мусина). Шулай ук башка регионнарда бурычлылар белән ничек көрәшәләр? Бу хакта - 4 һәм 9 битләрдә.

     

    "Армия – нинди кенә яхшы, горур һәм югары сүзләр белән телгә алынса да, иң беренче чиратта, ул – аерылышу дигән сүз. Ата-ананың газиз баласы белән аерылуы, уттай янган йөрәкләрнең газаплануы, туган йорттан читкә тартылып алу, балачак белән саубуллашу һәм яңа, элеккесенә охшамаган тормыш башлау дигән сүздер ул, армия... Кадерле укучыларыбыз, сезгә хәрби хезмәткә егет озатырга яисә проводларда булырга туры килдеме? Күптән түгел минем шундый мөмкинлек туды", дип үзенең хис-кичерешләре белән газетаның 5 битендә уртаклаша без журналисткабыз Чулпан Шафикова.

    6 биттә район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев белән райондагы коррупциягә каршы көрәш буенча вәзгыять турында әңгәмә, 7-10 битләрдә Әниләр көненә багышлап үткәрелгән район ярминкәсе хакында мәкалә басылып чыгачак.

    8 биттә ветеран-укытучы, беренче урта мәктәпнең ветераннар советы рәисе Людмила Петрованың әлеге мәктәп тарихына кагылышлы язмасы дөнья күрәчәк.

    11 бит - рәсми сәхифә, ә 12 биттә котлаулар чыгачак. Бәлки, котланучылар арасында нәкъ сезнең дә танышларыгыз булыр! 

    Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: