Минзәлә
  • Рус Тат
  • Иртәгә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны дөнья күрә

    14 нче декабрьдә чыгачак газетада бик күп кызыклы мәгълүматлар белән таныша аласыз.

    Минзәләдә 7 декабрь көнне “Изгелек бүләк ит” дигән Хәйриячелек марафоны үтте. Әлеге марафон кысаларында  минзәләлеләр күпме акча җыйдылар соң? Марафон хакында тулырак 1, 8 нче битләрдә.
    Журналист Д.Галиев Кадрәк авылына барып, почтальоннар эшчәнлеге белән танышты. Авыл кешеләренең газета турында фикерләрен белешеп кайтты. Бу хакта “Газета чыкмаса, дөнья бетәме” дигән язмада.
    “Киңәшләр сандыгы” сәхифәсендә Бикбаудан Фәрүсә Абдуллинаның тәрбия буенча киңәшләре мәктәп яшендәге балалары булган әти-әниләр өчен бик файдалы.
    Шушы һәм башка район тормышына кагылышлы язмаларны район газетасын кулыгызга алгач, укый аласыз. Газетаны шәһәр һәм авыл кибетләреннән дә алып укырга мөмкин.
    Хөрмәтле минзәләлеләр, газета битләрендә сез нинди язмалар күрергә теләр идегез?
    Сездән тәкъдимнәр көтәбез.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: