Минзәлә
  • Рус Тат
  • Хәтерләрдә яңарды

    Урыс авыл мәдәният йорты төзелүгә 50 ел тулды

    (Сәрия Галиева, Минзәлә районы) Әлеге бәйрәм чарасы ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында үткәрелде. Авылыбыз тарихындагы тагын бер мөһим вакыйга күпләрне шушы чарага тартып китерде: Урыс авыл мәдәният йорты төзелүгә 50 ел тулды. Бәйрәмгә төрле елларда авыл яшьләре, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, иҗади шәхесләр белән кызыклы чаралар оештырган мәдәният хезмәткәрләре, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан ветераннар, шул чорларда җитәкче постларда эшләүчеләр чакырылган иде.
    Кичәне авылыбызның талантлы кызы – Урыс авылы гимнының авторы, укытучы, шагыйрә Фәнилә Ибраһимова искиткеч матур итеп алып барды.

    Бәйрәм тантанасы шундый күңелле булды. Озак еллар мәдәният йорты мөдире булып эшләгән Миңнеһаҗәр Катасанова (ул 20 ел клубта эшләгән), аның ул чордагы хезмәттәшләре, Урыс авыл советы сәркатибе булып эшләгән, авылда үткәрелгән чараларда үзе дә актив катнашып килгән Фәйрүзә Хаҗиева, төзүчеләр
    бригадасында эшләгән Флүрә Сәйфиева үзләренең истәлекләре белән бүлештеләр. Аларның кызыклы, мавыктыргыч чыгышлары бәйрәмдә катнашучыларны үткәннәргә алып кереп китте. Совет чорында үткәрелгән кызыклы чаралар, аларга куелган таләпләр турында сөйләгәндә авыл яшьләре аларга сораулар яудырып торды.

    Фотода: Клуб төзүдә катнашкан Флүрә Сәйфиева һәм Мәдинә Адиева. / ФОТО ШӘХСИ АРХИВТАН АЛЫНДЫ.

    Язманы тулысынча "Минзәлә" газетасының 29 май, 2020 ел санында укыгыз.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: