Минзәлә
  • Рус Тат
  • Күләмле эшләр зур җаваплылык таләп итә

    “Мелиорация” Минзәлә ПМКсының төп эшчәнлеге буалар, суүткәргечләр реконструкцияләү һәм төзү генә түгел, торак йортлар төзү һәм ремонтлау да, канализация һәм җылылык системалары монтажлау да, җир эшләре һәм юл төзелеше дә.

    Моннан тыш районыбыздагы социаль әһәмияткә ия булгантөзелешләрдә актив катнашучы предприятиеләрнең берсе дә ул.

    Мелиораторлар көне – һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без предприятие җитәкчесе Олег Ильин белән очрашып, эшчәнлекләре турында әңгәмә кордык.

    Әңгәмәдәш – Флүрә МУСИНА

    – Олег Владимирович, сез җитәкләгән коллектив “Татмелиорация” траст компаниясенең подразделениеләре арасында призлы урыннар яулап килә, мелиорация тармагында иң яхшы коллектив буларак кубокка да ия булдыгыз. Хезмәтегез нинди критерийлардан чыгып бәяләнә?

    – Республика күләмендә алдынгылар пьедесталенә менүебезне (элеккеге генераль директорыбыз Әнвәр Залаков тарафыннан күп мәртәбәләр дипломнар белән бүләкләндек, бик яхшы кеше иде, урыны оҗмахта булсын, кеше хезмәтен күрә, эшкә дәртләндерә белде) хезмәтебезне югары бәяләү дип кабул иттек. Әлбәттә, монда мелиорация, торак һәм су хуҗалыгы төзелеше, шулай ук финанс-хуҗалык эшчәнлегендә югары производство күрсәткечләренә ирешүебез күздә тотыла.

    Әңгәмәнең тулы вариантын "Минзәлә" газетасының 2018 елның 8 июнь санында укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: