Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Минзәлә" газетасы вакытында чыгачак!

    Хөрмәтле райондашлар!

    Игътибар иткәнсездер, кече бизнес вәкилләре буларак, без эшне туктатмадык, menzela.ru сайты да, социаль челтәрләрдәге төркемнәребез актив эшләвен дәвам итә. Чөнки газета, гомумән, мәгълүмат теләсә нинди чорда, укучыларыбызга тормыш агышын күрсәтеп, сөйләп бару өчен кирәк. Шуңа газета вакытында чыгачак. Газетада социаль челтәрләрдә чыкканны түгел, бөтенләй башка материаллар урнаштырабыз. Шуңа күрә 3 апрель көнне һәр атнадагыча, район газетасы азык-төлек сатылган кибетләргә китереләчәк (исемлеге бар). Азык-төлек альтернатив юл белән язылган газета укучыларыбыз да газетаны үз вакытында алачак “40 тартма” халыкка хезмәт күрсәтү үзәге дә 13 сәгатькә кадәр эшләячәк. Газеталы, мәгълүматлы халык беркайчан да төшенкелеккә бирелмәячәк. Киләчәктә дә бергә калыйк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: