Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Минзәлә" газетасының 1 октябрь, 2021 саны анонсы

    Армиягә чакырылган бер егет чакырылыш комиссия карарына карата шикаять биргән – бу турыда 2-6 битләрдә.

    (Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") 

    "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

    Районыбызның иң уңышлы КФХ ларының берсе – Загиевлар турында 1-2 битләрдә укыгыз.

    Наратлы-Кичү җирлеге башлыгы Илнар Вәлиев Шикәрле Каен авылында яшәүчеләрне дус-тату яшәргә өнди – 5 битне укыгыз.

    Бәрәңге сабагын контейнерга ташларга ярамый, әмма аны файдаланып була – бу хакта 2 биттә.

    Яңа җитәкчеләр белән 3 биттә таныша аласыз.

    ТР Президенты белән очрашуга барып кайткан Әлфия һәм Индус Әхмәтовлар гаиләсе турында да язма газетабызда чыга.

    “Атна вакыйгалары” кушымтасы язганча, легендар җырчы Фидан Гафаров үзенең чит гаиләдә кызы үсүен хәбәр иткән һәм бу хакта җыр язган. Шулай ук кушымтада кайбер хатын-кызларның психологик сәбәпләр буенча бала табарга теләмәүләре турында язылган.

    Яңа М-12 трассасы республикабызның Кама арты өлешенең тормышын ничек үзгәртәчәк? Бу турыда “События недели” кушымтасында укыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: