Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 10 сентябрь, 2021 саны анонсы

Укучыларыбыз игътибарына – “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының киләсе атна саны 16 сентябрь көнне чыга.

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") 

"Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

Антитәнчекләр коронавирустан саклану билгесе түгел, бу турыда 1 биттә укыгыз. Социаль контрактны кемнәр төзи алалар? Бу хакта 4 биттә Минзәлә районы буенча социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова белән әңгәмә чыга.

Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелгән “Чәчәкләр феериясе” күргәзмәсенең матур фотомизгелләре 5 биттә чыга. Минзәлә театрына яшь артистлар кайтты. 3 биттә алар белән таныша аласыз. Район буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен 20,3 млн сум бурыч җыелган – 6 бит.

Узган елның ноябрь аенда Актаныш районы Такталачык авылында Венера апа белән Салават абый гаиләсенә зур кайгы килә – егерме минут эчендә өйләре, мунча, абзарлары янып көлгә әйләнә. Һәм менә бер ел дигәндә алар яңа йортка күченә. Авыл халкына, ярдәм иткән һәммә кешегә көн-төн рәхмәт укыйлар – бу хакта “Атна вакыйгалары” кушымтасында. “События недели” кушымтасында – бәрәңгенең нематода дигән яңа чире барлыкка килгән, аны химик юл белән җиңеп булмый, ә менә профилактика чаралары бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X