Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Минзәлә" газетасының 16 июль, 2021 саны анонсы

    5 литр чиләктәге бәрәңгенең бәясе былтыргыдан 100 сумга арткан, әмма корылык ел булса да, җимешкә һәм яшелчәгә кытлык юк – Минзәлә базарындагы бәяләр турында 6 биттә укыгыз.

    (Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

    Почта аша район газетасына язылучылар кимеп барса да, авылларыбыздагы хөрмәткә лаеклы кешеләрнең яшәешен яктыртуны дәвам итәбез – Хуҗәмәт авылы фельдшеры Зөлфия Талипова турында 3-6 битләрдә укыгыз.

    Шулай ук 6 биттә укучыларыбыз өчен яңа сканвордлар чыгарабыз.

    Бер пенсионер үзе мошенникларын алдаган – 4 бит; Суд приставлары райондашыбызга һаман да аңа тиешле акчасын кайтармыйлар – 7 бит; һ.б. кызыклы мәгълүматлар – район газетасының 16 июль санында.

    Татарстанда 42 районда корылык буенча гадәттән тыш хәлләр режимы кертелде; июльдә бакчада нинди эшләр башкарырга кирәк; республикабыз территориясендә кайсы кыргый үләннәр ашарга яраклы булып санала; хезмәт базарында нинди профессия вәкилләренә ихтыяҗ аеруча зур - бу хакта “Атна вакыйгалары”-“События недели” кушымталарында укыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: