Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Минзәлә" газетасының 23 июль санына анонс

    Минзәлә егетләре – офицерлар район хәрби комиссариатыныда очрашуда булдылар. Бу турыда – 3 биттә.

    (Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

    “Халык контроле” рубрикасы үз эшен дәвам итә. Бу юлы укучыларыбыз Тулбай авылында төзелеп тә ачылмаган ФАП, шәһәрнең Кучканка күленә игътибар җитеп бетмәү һ.б. мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Шул ук вакытта Дәвек авылында зур шатлык: биредә Татарстан урамы юлына комлы вак таш җәелде.

    Пенсиянең тупланма өлешен кемнәр алырга хокуклы һәм аларга кая мөрәҗәгать итәргә? Бу турыда шулай ук 3 биттә укыгыз.

    Урак көндәлеге белән 1 биттә таныша аласыз.

    Райондашларыбыз коронавирустан прививканы гаиләләренең иминлеген кайгыртып ясаталар – шулай ук 1 бит.

    БДИ да иң күп баллар җыйган укучылар үзләренең уңышка ирешү серләре белән уртаклашалар – 4 бит. 5 биттә районыбыз тарихына багышланган фотолар басыла. ЗАГС тан алынган статистик мәгълүматлар белән 7 биттә таныша аласыз.

    Киштә һәм чектагы бәяләр арасында аерма булганда, нишләргә? Чикагода беренче тапкыр сабантуй булачак, Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар тагын әби-бабай булырга җыена – болар турында “Атна вакыйгалары” кушымтасында укыгыз. Финанс пирамидалары кармагына ничек эләкмәскә – бу турыда “События недели” кушымтасында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: