Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Минзәлә" газетасының 27 август, 2021 саны анонсы

    Коронавирустан прививка ясату турында ялган сертификатлар тарала башлады. Кешеләр шул рәвешле үзләренең канун бозуларын гына түгел, ә тормышларын да куркыныч астына куюларын да аңлыйлармы? Бу турыда 6 биттә укыгыз.

    (Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") 

    "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

    Шәһәрдәшебез Зинаида Кузьмина үзенә кибеттән бушка әйбер сатып алып биргән һәм өенә кайтарып куйган ике яшь кешегә рәхмәтен белдерә – 2  битне укыгыз.

    Редакциянең “Кырык тартма” кибетендә “Шәһри Казан. Язмыш” газетасы кайтты – бу хакта 6 биттә.

     Шулай ук Казан югары уку йортларында укучы студент-кызлар ни өчен коронавирустан прививка ясатулары хакында сөйләделәр – бу турыда 1 биттә.

    Игорь Архипов Иске Александровка, Беляевка, Назаровка авылында туып, сугышта батырларча һәлак булганнар хөрмәтенә стела ясатты һәм әлеге стеланың тантаналы ачылуы булды – 4 бит.

    Православлылар шәһәрдә Минзәләле Маргарита хөрмәтенә тәре йөреше уздырдылар – 4 бит.

    Рейхстагка Җиңү байрагын кадаган татар батыры Гази Заһитовка туган ягында һәйкәл куелды. Актанышта укытучыларың республика конференциясе узды. Болар һәм башка хәбәрләр “Атна вакыйгалары” һәм “События недели” кушымталарында!

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: