Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Минзәлә" газетасының 27 март санына күзәтү

    “Минзәлә”-“Мензеля” газетасына язылучылар арасында бүләк уйнатуда җиңүчеләр билгеле булды. Бәхетлеләр арасында сез дә бармы икән? 5 нче битне карагыз!

    Хуҗәмәт авылындагы шигырь бәйрәме һәм әлеге авылның сандугачы Наилә Вәлиева китабын тәкъдим итү кичәсе хакында 1-8 битләрдә укыгыз. 1-2 битләрдә Изыскательләр бистәсендә 4 ел элек төзелгән 27-фатирлы йортта яшәүче Гөлназ Шәймөхәммәтова гаиләсе хакында языла.

    Районыбызның 3 сөт җыючы эшмәкәре 1 литр сөт өчен нибары 18 сум гына түлиләр икән. Сәбәбе нәрсәдә? 1-3 битләрне укыгыз.

    2 биттә Гөлсабира Хәкимова хакында биографик мәкаләнең ахыры чыга.

    Җиңүнең 75 еллыгына багышлап роман язарга теләүче райондашыбыз Михаил Борознов ярдәм сорый – 3 битне укыгыз.

    Ямәк авылының креатив халкы турында 4 биттә язма дөнья күрә.

    6 биттә йолдызнамә чыга. 7 биттә реклама, 8 биттә котлаулар чыга.

    Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: