Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Минзәлә" газетасының 3 апрель санына күзәтү

    Үзизоляция вакытында кемнәр өйдән чыга ала, ә кемнәргә җинаять эше яный? Бу хакта 8 биттә.

    Авыл хуҗалыгы – районыбыз өчен стратегик тармак. Быелгы язгы чәчүгә хуҗалыклар ничек әзерләнгән? Бу хакта 1-2 битләрдә укыгыз.

    Кызыл Төбәк авылында терлек асрау белән шөгыльләнеп яшәүче Фирая һәм Илдар Сәхәбиевләр гаиләсе турында 1-3 битләрдә языла.

    “Умартачыларны кем яклар?” шушындый исем астында чыгучы язма 2  биттә урын ала.

    Коронавируска бәйле вәзгыять нәтиҗәсендә тормышка зур үзгәрешләр керде. Яңа тормышка әле эшләүләрен дәвам итүче эшмәкәрләр ничек җайлаша? Бу хакта 2-8 битләрдә.

    4 биттә 90 яшьлек юбилейлары белән район хакимитяе тарафыннан котланган тыл ветераннары турында языла.

    5 биттә журналистыбыз Чулпан Шафикованың Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймарданов белән әзңгәмәсе

    6 биттә йолдызнамә, 7 биттә игъланнар белән таныша аласыз

    Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: