Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 3 сентябрь, 2021 ел саны анонсы

М. Җәлил урамындагы 19 нчы йортта яшәүчеләр бер участоктагы берьяклы хәрәкәтне ике яклы итеп үзгәртүне сорый. Бу хакта - 6 биттә.

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") 

"Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

Скандинавия йөрешенең файдасы турында безнең даими авторыбыз Альбина Гайсина язган – шулай ук 6 биттә укыгыз.

Яңа яшьләр үзәгенә килүчеләрне нинди яңалыклар көтә? Районда ГТО нормаларын кайда һәм ничек тапшырырга була? Июль аенда районда күпме кеше туган һәм үлгән? Бу хакта 5 биттә укыгыз.

Газетаның шактый өлешен районыбызда 30 август – Татарстан Республикасы көнен һәм 1 сентябрь – Белем көнен билгеләп үтүгә багышланган фото һәм язма материаллар били.

“Болгар радиосының” танылган алып баручысы Фаил Гыймадов Уфага велосипедта сәяхәте вакытында Минзәлә мәчетендә ике тапкыр азан әйткән; тумышы белән Минзәлә районы Бакчасарай авылыннан булган җырчы Асия Әхмәтшина 1990 елның 30 августы хакында хатирәләре белән уртаклаша – бу хакта “Атна вакыйгалары” кушымтасында.

Интернет-сәүдә мәйданчыкларында Татарстан сатучыларының әйләнеше ярты ел эчендә 4 тапкыр артты-бу хакта «События недели» кушымтасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X