Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Минзәлә" газетасының 30 июль, 2021 саны анонсы

    Казан-Екатеринбург юлы Минзәлә аша үтәчәк. Әлеге трассаның проекты нинди эшләрне башкаруны күзаллый? Газетабызның 8 битен һәм “События недели” кушымтасын укыгыз.

    (Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

    Борщ җыелмасы ничә сумга төшә? Әлеге күпләр яратучы ашны пешергәндә кулланыла торган яшелчәләрнең бәяләренә күзәтү – 5 биттә.

    Шулай ук 5 биттә “Халык контроле” рубрикасы кысаларында райондашларыбыздан кергән гозерләрне публикацияләүне дәвам итәбез.

    Минзәлә районында озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитәкче булып эшләгән Фаил Гумеровның тиздән юбилее. Аның турында мәкалә – 4 биттә чыга.

    Яңа Маҗын авылында гомер итүче Михаил һәм Елена Бокаревлар гаиләсе турында 1 биттә укыгыз.

    ВИЧ тан ничек сакланырга? Эчәклек рагының беренче симптомнары нинди? Камал театрына яңа бина салачаклар, Питрәч районында хуҗалык яшьләрне эшле дә, өйле дә итә, Саба арайонында сыерларга чын мәгънәсендә ресторан булдырганнар – болар турында “Атна вакыйглары” кушымтасында укыгыз. “Татар Илон Маскы” дип танылган инженер Надир Баһавиев киләчәк термо атом-төш станцияләре кулында, дип саный. Бу хакта кызыклы интервью – “События недели” кушымтасында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: