Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

“Минзәлә” газетасының яңа саны дөнья күрә.

Аның битләрендә бу юлы безнең укучыларыбызны нәрсә көтә соң?

Яз җитү белән кар астыннан кыш буе җыелган бөтен чүп-чар чыга. Бөтенроссия өмәсе Минзәләдә ничек үткәнен “Өмәләр – хезмәт тәрбиясе дә” дигән материалда укый аласыз.

Өченче бите редакция үткәрә торган акцияләргә багышланган. Монда район газетасына бер елга язылучы һәм приз откан белән әңгәмә. Шулай ук почтальоннар таратмый башлаган авылларда газетаны каян сатып алырга икән дигән мәгълүмат бар. Үз эше белән шөгыльләнүчеләр өчен безнең районда эшмәкәрлеккә булышлык итү Фондының региональ вәкиле Эльвира Фассахова белән әңгәмәне 4 нче биттән укый аласыз. Безнең районда үзләренең талантлары белән гаҗәпкә калдыра торган һәм үз куллары белән гаҗәеп сәнгать әсәрләре тудыра торган кешеләр яши. Шуларның берсе күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Ренат Нәҗмиев турында 5 нче биттән укый аласыз.

Безнең якташлар кайларда гына яшәми, язмышлары кай җирләргә генә илтеп ташламый. Америкада яшәүче кызы янына кунакка барган һәм әлеге сәяхәттән алган тәэсирләре, океан артында кешеләр ничек яши, менә шул турыда 8 нче биттә Бикбауда яшәүче Фәрүсә Абдуллина сөйли.

Бу юлы без поэзия яратучыларны шатландырырга булдык, аларга 9 нчы биттә якташларыбызның иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

Бу турыда һәм башка күп нәрсәләр турында сез “Минзәлә” газетасының 26 апрель санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X