Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

“Минзәлә” газетасының яңа саны дөнья күрде

Бу юлы аның битләрендә газета укучыларыбызны ниләр көтә?

Беренче биттә беренче планда башларын башка салып елмаеп утыручы Рус Каран авылында яшәүче Надежда белән Иван Буреевлар  фотосы бирелгән. Аларның гаиләсе авыл хуҗалыгы терлекләрен үстерүне отышлы кәсепкә әйләндергән. Шушы хакта 1 нче, 3 нче битләрдә.

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. 109 унберенче, 289 тугызынчы сыйныф укучысы мәктәп белән саубуллашты, алар өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Бу хакта шулай ук 1 нче биттә.

Көз көне Яңа Маҗынга тизрәк барып җитәчәкбез, дип яза газета хезмәткәре Д.Галиев. Чөнки асфальт юл салына, авылның үзәк урамына да 1 километр асфальт юл керәчәк. Бу хакта, шулай ук Татэнерго бүләгенә көрәш турнирын ачу тантанасы хакында 2 биттәге язмада.

Азат Шагалиев безнең шәһәргә кайтканнан бирле районда шахмат тормышының яңа этабы башланды. Газетаның 5 нче битендә “Рейтинг җиңүләр белән кайта” дигән баш астында  әлеге шахмат  сөюче белән интервью күпләр өчен кызыклы булыр.

4 нче биттәге пенсияләр турындагы язма аша авыл стажының кемнәргә түләнүе, социаль пенсияне кемнәр алуы, ана капиталы турында бик күп мәгълүматлар алырга була.

Шушы хакта һәм район тормышына кагылышлы башка яңалыкларны газетаның 24 май санында табарсыз.

Хөрмәтле минзәләлеләр! Исегезгә төшерәбез, район газетасына 26 майга кадәр арзан бәягә язылып була.

Точки продажи газет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев