Минзәлә
  • Рус Тат
  • Иртәгә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны дөнья күрә

    Газетаның 2 нче битендә сез районда социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча территориаль өчъяклы комиссиянең утырышы, анда нинди мәсьәләләр күтәрелүе турында язманы укый аласыз.

    7 нче биттә авыл тормышы турында газета укучыларыбыз язган хатлар белән танышырга мөмкин.
    Газетаның бу санында “Пенсионерлар дөньясы”  дигән рубрикада Тауасты Байлар авылыннан Ләүсирә ханова турында язма күпләрне кызыксындырырга мөмкин. Әлеге гаҗәеп хатын-кыз турындагы язмадан бер өзек китерәбез, тулырак вариантын газетадан укыгыз:
    “Кем булып эшләдегез дигән сорауга (ул 62 яшенә кадәр эшләгән, әле бер ел элек кенә туктаган, аяклары авырта башлаган) Ләүсирә апа көлеп җавап бирде:
    – Кем булып кына эшләмәдем, самолет кына йөртмәдем. Аэроклубта җыештыручы булып эшләгәндә, парашюттан сикерергә теләдем, чөнки үзеңнекеләргә бушлай иде. Әмма миңа әйттеләр: Ләүсирә апа, сезне күтәрә ала торган инструктор юк диделәр.
    10 нчы сыйныфны тәмамлагач Минзәләгә почтага хат ташучы булып эшкә урнашкан. Аның иң яраткан эше була ул. Кирпичкада 15 урамга хезмәт күрсәткән. Аннан аны Казанга укырга җибәрәләр. Аны тәмамлагач Дәвек почтасына начальник итеп билгелиләр. Аннары ул кияүгә чыга һәм Минзәләгә ире янына күченеп килә.
    – Мин беркайчан да бер эшкә генә тотынып ятмадым. Миңа һәрвакыт бөтенесен татып карау ошый иде, эшли алырмын микән дип беркайчан да уйламадым, башкалар эшли бит, ә мин нишләп эшләмәскә? Булдырам дип яшәргә кирәк. Беркайчан да байлыкка кызыкмадым, мин һәрвакыт яңа эшкә көнләштем. Әгәр кеше ниндидер яңа эш белә икән, шулай ук минем дә аны эшләп карасым килә иде. Кондитер, аш пешерүче, сатучы, сыер савучы, хисапчы, бригадир, лаборант, бухгалтер, авыл советы рәисе, балалар бакчасында, мәктәптә эшләдем, шуннан пенсиягә чыктым. Пенсиягә чыккач та өйдә утырмадым, клубта, аэроклубта җыештыручы булып эшләдем.
    Тормышта беркайчан да югалып калмаска кирәк, кешеләрдән бары тик яхшылык кына эзләргә кирәк. Кешеләрдә нинди яхшылык бар, шуны үзеңдә булдырырга тырышырга кирәк”.
    “Пенсионерлар дөньясы”  дигән рубрикада законнарда бара торган яңалыклардан тыш, без сезгә лаеклы ялга чыккач та актив тормыш рәвеше алып баручы минзәләлеләр турында сөйләргә телибез. Аларның буш вакытларын багышларга яраткан шөгыльләре, эшләре бар. Алардан ни дә булса өйрәнергә була. Нәкъ менә шундый кешеләрне эзлибез һәм сез безгә булышырсыз дип ышанабыз.
    Әгәр дә андый кешеләр сезнең гаиләдә (ата-аналар, бабайлар һәм әбиләр) туганнарыгыз һәм күршеләрегез, хезмәттәшләрегез арасында булса, алар турында безгә язып җибәрегез, әгәр андый мөмкинлек юк икән, безгә хәбәр итегез, алар турында үзебез язарбыз. Аларның тормышы кемдер өчен үрнәк булырга мөмкин, ә киңәшләренең көндәлек тормышта кирәк булуы бар.
    Минзәлә үзенең гади кешеләре белән горурлана ала дип уйлыйбыз. Әйдәгез, аларның исемнәрен тарих өчен бергәләп саклыйк. Сездән хатлар һәм шалтыратулар көтәбез.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: