Минзәлә
  • Рус Тат
  • “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны дөнья күрде

    Беренче биттә үк аналог телевидениесеннән цифрага күчүгә кадәр нибары 10 көн вакыт калды дигән искәрмәне күрә аласыз. Ә сез моңа әзерме? Юк икән, моңа ничек әзерләнү хакында газетаның 8 битендә «Санаулы көннәр калды» дигән мәкаләне укып белә аласыз.

    Әгәр дә сез эштән һәм хәзерге салкын һава торышыннан арыгансыз һәм җылы илләргә ял итәргә барырга теләсәгез, сезгә бу эштә безнең шәһәрдә эшләүче «Фрегат» турагентлыгында ярдәм итә алалар. Бу хакта мәкалә турында - 4 һәм 10 битләрдә.

    Яңа уку елы башланды һәм шәһәр урамнары студентларның яңгыравыклы тавышлары белән тулды. Ә урта махсус уку йортларында эшләр ничек бара, быелгы уку елына алар ничек кергәннәр? Бу хакта мәгълүмат бирүне Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумыннан башладык. Газетаның 5 битен укыгыз.

    Калмыкия Республикасының рус драма һәм комедия театры беренче тапкыр безнең шәһәрдә гастрольләр белән булды. Әлеге театр артистларының шәһәребез турындагы тәэсирләрен, шулай ук тамашачыларның фикерләрен газетаның 10 битендәге материалдан укый аласыз.

    Шулай ук районда өлкәннәр декадасының, шәһәрне төзекләндерү эшләре ничек баруы, тиздән нинди яңа объектлар сафка басачагы, «Ягодар» җиләк фермасы эшчәнлеге һәм башка яңалыклар турында Сез районның яңа номерын укып белерсез. Киләчәктә дә бергә калыйк!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: