Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләнең шифалы суы Татарстан тарихын дөньяга тарата

    Район оешмалары, предприятиеләре җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә “ТПФ Изыскатель” ҖЧҖ җитәкчесе Александр Левановка «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмати билгесен легаль файдалану турындагы сертификат тапшырылды.

    «Сертификат иясе булу һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә үз өлешеңне кертү – зур дәрәҗә генә түгел, ә үз продукцияңнең сыйфаты өчен җаваплылык та. Минзәләдә җитештерелгән шифалы судагы логотип Татарстан тарихын пропагандалаячак», – дип билгеләп үтте район башлыгы Айдар Салахов.

    – Сертификат тапшырылуы – безнең өчен шатлыклы вакыйга. Бу безнең предприятиенең, барлык хезмәткәрләрнең уртак казанышы, безнең горурлыгыбыз. « Татарстан АССР ның 100 еллыгы» логотибы 1,5 литрлы полиэтилен шешәләрдәге «Мензелинская» шифалы минераль суына куелачак. Шул рәвешле ул Россиянең күп кенә төбәкләренә таралачак, – диде Александр Леванов

    Әлеге язманы тулысынча "Минзәлә" газетасының 2020 ел, 20 март санында укый аласыз

    Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: