Минзәлә
  • Рус Тат
  • Район газетасының 12 апрельдә чыккан санында укучыларны үзенә тартырлык нинди материаллар бар соң?

    100 гә якын материал (Атналык республика кушымтасы белән) белдерүләр, котлаулар – кызыксынучан укучыларыбызга барысы да кирәк.

    Без һәр санда теге яки бу фактка карата якташларыбызның фикерен биреп барабыз. Бу санда фикерләр, материаллар язгы, чистарыну һәм матураю хакында (1, 3, 5, 6 битләр).

    Төбәгебез тарихы: кешеләр һәм вакыйгалар рубрикасына тулы бер 7 битне бирдек.

    Укучыларыбызга төрле темага киңәшләр бирүне дәвам итәбез. Арысаң, ял ит (8 бит) материалында һәр кеше организмның мөмкинлекләре төрлечә булганга, үзебезне ничек сакларга кирәклеген сөйлибез.

    Күптән түгел юбилеен үткәргән хезмәттәшебез Флүрә Мусина үзләре шаһит булган чыпчыклар җыенын матур итеп тасвирлый (9 бит).

    Пенсия реформасы хакында материаллар еш бирелә. Безнең хезмәттәшебез Дилфас Галиев, советча пенсиягә чыгып калса, Флүрәбез белән Риммабыз үз яшьләреннән ярты елга соңрак чыгалар. Стажлары бик зур, әмма... 11 биттә әнә шул әммалар хакында укырсыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: