Минзәлә
  • Рус Тат
  • Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: "Ураза гаете - Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә зур бәйрәм"

    Мөселманнар өчен иң кадерле һәм мөкаддәс Рамазан ае ахырына якынлаша.

    Бер ай буе ураза тотып, сәхәр бәрәкәтен, ифтар тәмен тойган мөселманнар Рамазанны авырлык белән озата. Рамазан аен ничек тәмамларга, сәдакаларны ничек һәм кемгә бирергә, Кадер кичәсен һәм Гаетне ничек үткәрергә? “Татар-информ”ның бу сорауларына Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

    – Фитр сәдакасын кайчан бирәләр?

    – Гаеткә кадәр бирергә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә, “Кем дә кем Гаеткә кадәр фитр сәдакасын бирсә, ул фитр сәдакасы дип саналыр һәм безнең хата-кимчелекләребезне, гөнаһларыбызны Аллаһы Тәгалә гафу итәр, кичерер”. Гаеттән соң бирсәк, ул гади сәдакалардан булыр. Шуңа күрә фитр сәдакасын Гаеткә кадәр бирү хәерлерәк. Әмма Гаеткә кадәр бирергә өлгермәгәнсез икән, кул селтәмәгез, барыбер бирегез, ниятегез чиста булсын. Гади сәдака булып саналса да, савабы булыр. Әмма Гаеттән соң бирелгән фитр сәдакасы ураза хаталарын чистартмый, кичерми. 

    Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмәне тулырак Минзәлә газетасының "Атна Вакыйгалары" кушымтасында укый аласыз.

    Автор: Чулпан Шакирова

    Интернетта: https://intertat.tatar/din/r-st-m-kh-zr-t-kh-yrullin-kader-kich-send-doga-kylu-83-el-bue-ber-zleksez-doga-kyluga-ti/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: