Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мобильный репортер

Беренче кар яуды Аюда

Бөтерелеп төшә энҗе карлар, Ак болыттан гүя түгелә... Балачакта беренче кар күреп Сөенгәнем һаман күңелдә... Колагымда тора әниемнен: Беренче кар яуган, тор кызым! Тәүге карлар белән кайтып киләм, Балачакларыма hәр көзен... Ап-ак карга бармак белән сызып, Сүзләр яза идем куанып. Үткәннәрне кабат урап килдем, Ак кар күргәч иртән уянып... Күңел...

Бөтерелеп төшә энҗе карлар,
Ак болыттан гүя түгелә...
Балачакта беренче кар күреп
Сөенгәнем һаман күңелдә...

Колагымда тора әниемнен:
Беренче кар яуган, тор кызым!
Тәүге карлар белән кайтып киләм,
Балачакларыма hәр көзен...

Ап-ак карга бармак белән сызып,
Сүзләр яза идем куанып.
Үткәннәрне кабат урап килдем,
Ак кар күргәч иртән уянып...

Күңел күзләребез сукырайды,
Сөенә бит күңел бик сирәк.
Ак кардан да ләззәт ала белгән,
Сабыйлардан икән ал үрнәк!


Автор - Гөлара Шарипова

Фото: АЮ КЛУБЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"