"Алтынчәч" балалар бакчасында Туган тел көне
2 нче санлы "Алтынчәч" балалар бакчасында Халыкара туган тел көне уңаеннан балалар катнашында бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмнең төп максаты - Халыкара туган телләр көне турында мәгълүмат алу гына түгел, ә балаларны төрле милләтләр белән тыныштыру, аларның күп төрлелегенә игътибар бирү, телләрне кече вакыттан үк өйрәнүгә кызыксыну уяту. Күпмилләтле Республикабызда туган...
2 нче санлы "Алтынчәч" балалар бакчасында Халыкара туган тел көне уңаеннан балалар катнашында бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмнең төп максаты - Халыкара туган телләр көне турында мәгълүмат алу гына түгел, ә балаларны төрле милләтләр белән тыныштыру, аларның күп төрлелегенә игътибар бирү, телләрне кече вакыттан үк өйрәнүгә кызыксыну уяту. Күпмилләтле Республикабызда туган телебезгә ихтирам, мәхәббәт хисе аша һәр халыкның теленә талерантлык хисе тәрбияләү.
Бәйрәм туган телгә багышланган татар, рус шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды.
Балалар төрле халык киемнәреннән киенеп килгәннәр иде. Бәйрәмдә аеруча Идел буе халыклары костюмнарыннан киенгән зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары рус, башкорт, татар, мордва, чуаш, мари халык уеннарын бик яратып уйнадылар. Ерак һинд иленнән килгән "кунак" та бар иде. Ул балаларга дөньяда юкка чыга торган телләр проблемасы турында сөйләде. Балалар белән бергә бу мәсьәләдән чыгу юлларын эзләделәр. Туган телне сакларга, әти-әниләр белән туган телдә сөйләшергә кирәклеген азсызыкладылар, дип хәбәр итә балалар бакчасында татар телен укыту тәрбиячесе Альбина Фәрдиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Самое интересное в наших социальных сетях
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев