Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

Аю авылы мәдәният йортында зур бәйрәм - “НӘҮРҮЗ ГҮЗӘЛЕ - 2017” бәйгесе уздырылды

Бәйгедә авылыбызның иң матур,талантлы, уңган җиде кызы катнашты: АЙЗИЛӘ ЛАТЫПОВА, АДИЛӘ АХМЕТШИНА, ЭЛЬЗА ГИЛЬФАНОВА, ДИАНА БОРХАНОВА, ИНЗИЛӘ ЛАТЫПОВА, РАНИЯ ШАРИФУЛЛИНА һәм РИММА ГИЛЬФАНОВА. Бәйрәмгә әзерлек берничә атна барды: кызларыбыз үзләренең кул эшләреннән күргәзмә ясады, концерт номерларын кабатлады, сәхнә бизәде. Бәйрәм көнне кызларыбыз барысы да сәхнә түрендә матур күлмәкләрдән иде."НӘҮРҮЗ ГҮЗӘЛЕ"...

Бәйгедә авылыбызның иң матур,талантлы, уңган җиде кызы катнашты: АЙЗИЛӘ ЛАТЫПОВА, АДИЛӘ АХМЕТШИНА, ЭЛЬЗА ГИЛЬФАНОВА, ДИАНА БОРХАНОВА, ИНЗИЛӘ ЛАТЫПОВА, РАНИЯ ШАРИФУЛЛИНА һәм РИММА ГИЛЬФАНОВА. Бәйрәмгә әзерлек берничә атна барды: кызларыбыз үзләренең кул эшләреннән күргәзмә ясады, концерт номерларын кабатлады, сәхнә бизәде.

Бәйрәм көнне кызларыбыз барысы да сәхнә түрендә матур күлмәкләрдән иде."НӘҮРҮЗ ГҮЗӘЛЕ" бәйгесен Аю авыл җирлеге башлыгы Н.З.Гильфанов ачып җибәрде.Ул кызларыбызга уңышлар теләп, жюри составы белән таныштырды. Кызларга төрледән - төрле биремнәр үтәргә туры килде: иң беренче үзләре белән таныштыру, нәфис сүз сөйләү, җыр - биюгә,зирәклеккә, аш-суга осталыкны тикшерү,озын толым конкурсы һ.б. Аш-суга осталык тамашачылар белән берлектә тикшерелде. Кызларның үзләре пешереп алып килгән ризыкларыннан тамашачылар да авыз итте һәм уңай бәя бирде. Өй эше итеп бирелгән әлеге конкурска Айзилә, Эльза, Инзилә - төрле салатлар ясады, Рания - "Медовый" торт , Адилә - кыстыбый, Диана - коймаклар, Римма әбисе белән бергәләп татар халкының иң күркәм милли ризыгын - бәлеш пешереп алып килде.

Шулай итеп, Аю авылы мәдәният йортында уздырылган "НӘҮРҮЗ ГҮЗӘЛЕ - 2017" бәйгесе җиңүчеләре:
- АЙЗИЛӘ ЛАТЫПОВА - "ИҢ ҖИТЕЗ КЫЗ" номинациясендә җиңүче;
- АДИЛӘ АХМЕТШИНА - "ИҢ СӨЙКЕМЛЕ КЫЗ" номинациясендә җиңүче;
- ЭЛЬЗА ГИЛЬФАНОВА - "ИҖАДИ ОСТАЛЫК" номинациясендә җиңүче;
- ДИАНА БОРХАНОВА - "ИҢ УҢГАН КЫЗ" номинациясендә җиңүче;
- ИНЗИЛӘ ЛАТЫПОВА - "ИҢ ЯГЫМЛЫ КЫЗ" номинациясендә җиңүче;
- РАНИЯ ШАРИФУЛЛИНА - "АШ -СУ ОСТАСЫ" номинациясендә җиңүче;
- РИММА ГИЛЬФАНОВА - "ҖЫР -БИЮ ОСТАСЫ" номинациясендә җиңүче!!!

КОТЛЫЙБЫЗ, КЫЗЛАР -ЙОЛДЫЗЛАР!!! Булдырдыгыз!!!

Бәйрәмдә катнашучы һәр кызга Аю авыл җирлеге әзерләгән грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм табын артында, үзләре пешереп алып килгән тәмледән - тәмле ризыкларны авыз итеп,чәй эчеп тәмамланды.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"