Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

Аю, Бикбау, Калморза, Мәлкән авыллары укучылары белемнәрен күрсәттеләр

Аю авылы мәдәният йортында, көзге каникул уңаеннан АЮ, БИКБАУ, КАЛМОРЗА, МӘЛКӘН авыллары укучылары өчен "МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ" уены уздырылды. Уен сораулары төрле фәннәр буенча сайланып алынды һәм шактый авыр иде. Шуңа карамастан, укучылар һәр турда үзләренең белемнәрен күрсәтеп, сүзләрнең җавабын тиз таптылар. Уенда катнашучылар: 1 тур уенчылары - САБИНА УПАЕВА (Мәлкән)...

Аю авылы мәдәният йортында, көзге каникул уңаеннан АЮ, БИКБАУ, КАЛМОРЗА, МӘЛКӘН авыллары укучылары өчен "МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ" уены уздырылды. Уен сораулары төрле фәннәр буенча сайланып алынды һәм шактый авыр иде. Шуңа карамастан, укучылар һәр турда үзләренең белемнәрен күрсәтеп, сүзләрнең җавабын тиз таптылар.

Уенда катнашучылар:

1 тур уенчылары -
САБИНА УПАЕВА (Мәлкән)
ИЛНАЗ ГАЛИМОВ (Аю)
ӘДИЛӘ ЛАТИПОВА (Калморза)

2 тур уенчылары -
СӨМБЕЛ ЛАТИПОВА (Калморза)
РАНИЯ ШАРИФУЛЛИНА (Аю)
АЛСУ ЯКОВЛЕВА (Мәлкән)

3 тур уенчылары -
САЛАВАТ ЗИННАТУЛЛИН (Аю)
СӨМБЕЛ ВАЛИЕВА (Бикбау)
АЛИНӘ ХАЕРТДИНОВА (Бикбау)

Финалга САБИНА, РАНИЯ һәм АЛИНӘ узды. Ә инде "Могҗизалар кыры"уены җиңүчесе - Аю авылыннан РАНИЯ ШАРИФУЛЛИНА булды!!! Рания финалда һәм суперуенда да сынатмыйча,дөрес җаваплар бирде һәм җиңү яулады! Котлыйбыз!!! МОЛОДЕЦ!!!

Уенда катнашучы укучыларга зур рәхмәт! Әлеге уенда сез белемнәрегезне генә күрсәтеп калмадыгыз, яңа дуслар таптыгыз, күптәнге танышларыгыз белән аралаштыгыз. Мондый очрашулар бик кирәк дип уйлыйбыз. Көзге каникулларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрегез! Укуыгызда зур уңышлар телибез, укучылар!

Концерт номерлары белән чыгыш ясаучыларга "АЮ КЛУБЫ" шулай ук зур рәхмәтләрен белдерә! Менә алар - ЭЛЬВИНА ФАРРАХОВА, ЗИЛИЯ ГАЗИЗОВА, МАРИНА ЩЕРБАКОВА!!! Молодцы,кызлар!!!

Уенның спонсоры - Аю авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"