Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

Баскетбол буенча зона ярышлары

Бүген Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының спорт залында баскетбол буенча урта уку йортлары студентлары арасында зона ярышлары уза. Әлеге зона ярышларына Сарман, Актаныш, Баулы, Мамадыштан командалар килгән. Ә безнең Минзәлә шәһәре бу ярышларга өч команда әзерләгән. Бу зона ярышының баш хөкемдары Татарстан баскетбол федерациясенең вәкиле Денис Владимирович Спасов, ул зона ярышларын...

Бүген Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының спорт залында баскетбол буенча урта уку йортлары студентлары арасында зона ярышлары уза. Әлеге зона ярышларына Сарман, Актаныш, Баулы, Мамадыштан командалар килгән. Ә безнең Минзәлә шәһәре бу ярышларга өч команда әзерләгән. Бу зона ярышының баш хөкемдары Татарстан баскетбол федерациясенең вәкиле Денис Владимирович Спасов, ул зона ярышларын ачып җибәрде, ярыш шартлары белән таныштырды. Аннары районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Светлана Киреева сүз алды. Ул үз чыгышында Минзәлә шәһәренең студентлар тормышында зур роль уйнавын, шәһәребезнең республикада спорт үзәгенә әверелә баруын һәм республиканың төрле спорт ярышлары узуын ассызыклап үтте. Әлеге минутларда кызлар арасында киеренке ярыш бара. Ярышларны Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы белән Сарман аграр колледҗы студентлары башлап җибәрделәр.

Фотографии

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X