Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

Хуҗәмәт балалары китап белән дус

Хуҗәмәттәге китапханәгә өлкәннәр генә түгел, балалар да бик теләп йөри. 100 дән артык мәктәп укучысы китапханәдә исәптә тора. Мәктәп укучыларында китапка кызыксыну уяту максатыннан китапханәдә төрле кызыклы һәм файдалы чаралар да уздырыла. Әйтик, күптән түгел 1 нче сыйныйф укучылары белән китапханәгә экскурсия ясадык. Укучылар балалар өчен язылган китаплар белән танышты,...

Хуҗәмәттәге китапханәгә өлкәннәр генә түгел, балалар да бик теләп йөри. 100 дән артык мәктәп укучысы китапханәдә исәптә тора.

Мәктәп укучыларында китапка кызыксыну уяту максатыннан китапханәдә төрле кызыклы һәм файдалы чаралар да уздырыла. Әйтик, күптән түгел 1 нче сыйныйф укучылары белән китапханәгә экскурсия ясадык. Укучылар балалар өчен язылган китаплар белән танышты, "Оста куллар" күргәзмәсен карады, М.Җәлил иҗатына да кыскача күзәтү ясадык.

1 нче сыйныфта 17 бала белем ала. Аларның үткенлекләрен, тапкырлыкларын табышмаклар, математик мәсьәләләр белән тикшереп алырга булдым. Җавапларны бик тиз тапты нәни кунакларым. Соңыннан татар балалар фольклорына тукталдык. Сынамышлар өйрәндек, аларны истә калдырырга тырыштык, милли уеннар уйнадык. Сыйныф җитәкчеләре Рима Марсовна да укучыларга белемнең төп нигезе китапта булуын ассызыклады, китапханәгә йөреп, китаплар укырга кирәклеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"